Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Миндә Филүс, Ришатныкы кебек көчле моңлы тавыш юк... әмма

Аның кебек чип-чиста татарча сөйләшә белгән иҗат кешеләре, кызганыч, сирәгәя бара.

Күпләр аны юморист, кеше көлдерүче итеп кенә белә. Әмма ул бөтенләй башка кеше. Төпле, хисле, фәлсәфә иясе, үтә җитди...

Аның кебек чип-чиста татарча сөйләшә белгән иҗат кешеләре, кызганыч, сирәгәя бара. Безнең әңгәмә юморист, күпкырлы талант иясе Әбри ХӘБРИЕВ белән.

— Данияр, мин шәхсән сине билдән түбән юморлар сөйләп йөргән юморист дип кабул итә идем, соңгы елларда үзгәрдең...

— Чынлап та, күп кенә тамашачылар минем хакта җилбәзәгрәк, тормышта да шундый ахмактыр бу дип уйлыйдыр. Бу — элекке сәхнә образларыннан туган тәэсир. Әйе, без яшь идек. Җитмәсә, ул чорда тамашачы билдән түбән юморны таләп итте. Шуннан кул чабып көлде, караганнан соң эт итеп сүкте. Примитив юмор заманы иде. Эстрадага халык зәвык эзләп бармады. Һәр номер — ул тәҗрибә. Элек примитив юморга басым ясаган булсак, хәзер яшь барган саен аның кирәк түгеллеген, ул юморны сөйләп йөреп рухи яктан үсә алмаганны аңладык. Яңа буын тамашачы үсеп килә, аның таләпләре дә башкачарак. Үзебезгә дә кызык түгел. Без хәзер икенчерәк юнәлештә эшлибез. Акыл да да үсә, тормышка караш та башкача... Без инде — бала аталары. Үзебез үрнәк булырга тиеш. Мин, гомумән, рус эстрадасындагы Евгений Гришковец кебек камералы концертлар гына ясар идем.
 

— Син юморист кына түгел, күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр авторы да...

— Бер-берсен тулыландырып тора инде алар. Миндә бит әллә ничә холык яши. Тирән мәгънәле шигырьләр дә язасың икән дип шаккатучылар да, үзе язмагандыр әле, диючеләр дә бар. Әмма беренчеләр армиясе күбрәк. Халык ихласлыкны тоя ул. Шигырьләрем барысы да ихлас. Аларда — мин үзем. Әле күләмле әсәр язу теләге дә бар. Аның өстендә эшлим.

— Сине романтик җырчы дип әйтеп буламы?

— Миндә Филүс, Ришатныкы кебек көчле моңлы тавыш юк. Әмма җырлый алганча җырларга тырышам. Нота аера белмәгән, әмма акчалы кешеләр җырлап йөргәндә, музыкаль белемем була торып, нота грамотасын, гармонияне энәсеннән җебенә кадәр белә торып, нигә әле миңа җырламаска?! Тугыз ел тиккә укымаганмындыр бит. Кызганыч, шәп тавышлы җырлый белүчеләр бар, әмма алар сәхнәдә түгел, чөнки мөмкинлеге юк. Хәзер сәхнә тулысынча акчага корылган. Бер җырны чыгарыр өчен генә дә 50–60 мең сум чамасы акча кирәк. Шуның аркасында халыкка таныла алмаганнар бик кызганыч.

— Портретлар остасы икәнеңне дә беләм. Бигрәк киңкырлы талант иясе булып чыгасың түгелме?..

— Әйе, бераз бар ул сәләт. Мәктәпкә укыганда архитектор булам дип хыяллана идем. Әмма укытучы әтием белән әниемнең пропагандасы аркасында укытучы булу теләге уянды. Арча педагогика көллиятенә киттем. Тик укытучы була алмаячагымны аңладым. (Көлә.) Сәхнә телен, музыка нигезләрен ныклап өйрәнүне максат итеп куйдым. Барыбер архитектор була алмас идем. Озаклап утырып эшли торган эшләрне яратмыйм. Тиз арыйм.

Дәвамы: https://syuyumbike. ru/news/yoldyzly-yaalyklar/shigyrlremd-chyn-min

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев