Минем гомер бер аҗаган балкыш кына
(Робагыйлар)
Йөрәгемнең шыр буш чагы, кер булмаса,
Җылы сулышыңны җанга өр булмаса,
Синең йөрәгеңдә миңа урын бармы,
Җаныкаем, әйтче миңа сер булмаса.
* * *
Бакчамдагы тәүге шыткан гөлем сиңа,
Гөрләп килгән шаулы язлар телим сиңа,
Гөрләп килгән, шаулап килгән шул яздагы
Җылы ләйсән яңгыр булып килим сиңа!
* * *
Сине сөеп сүз әйталмый йөргәндә
Сөяме дип фал салдырдым чегәнгә.
Җавап бирде, язмыш дигән тулпар атның
Кай якка каравы бәйле йөгәнгә.
* * *
Тик йолдызлар гына безне күргән иде,
Сер сакларга безгә вәгъдә биргән иде,
Йолдызлар да серне саклый белми икән -
Безнең серне бөтен авыл белгән инде.
* * *
Ак хыяллар белән яндык баштарак,
Үтте гомер ыгы-зыгы, мәш карап,
Соңга калып аңлап алдык -
Яшәү дигәнең гомерлек маскарад...
* * *
Кылыч-мылтык тотмадым мин кулыма,
Каршы килмәдем кемнеңдер юлына,
Шул канунны онытмаска гомер буе
Васыять итеп калдырам улыма.
* * *
Үтеп булмый гомер юлын туры атлап,
Каршы чыга кайгы-хәсрәт атлап лап-лап,
Бормалана шунда гомер юлың, текәләнә,
Кайвакытта чыдый алмый сына чатнап.
* * *
Бу дөньяга килгәнмен мин ялгыш кына,
Шундый әмер биргән явыз язмыш кына,
Килгән кебек тыныч кына китәрмен дә -
Минем гомер бер аҗаган балкыш кына.
* * *
Изгедән дә изге нәрсә бар икән?
Изгелеккә юллар нигә тар икән?
Тау башлары аклык кына, дигән идем,
Ялгышканмын, шомлы салкын кар икән...
* * *
Җәйләр барганда язларга авышып
Сызландыра киткән кошлар тавышы -
Җансызларны җанлы итәр кебек хәтта
Алардагы иңрәп торган сагыш-моң...
* * *
Дөнья куам дип ашкынды бу надан,
Язмыш мине куган икән дөньядан,
Алданганмын аңлап алдым соңлап кына -
Яшәп булмый бу дөньяда яңадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев