Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нөнәгәрдә ике көн рәттән бәйрәм ясаганнар (фото, видео)

Нөнәгәр авылы халкы эшчән дә, актив та, бердәм дә, шулвакытка ял итәргә дә вакыт табып яши.

30 июнь, 1 июль авыл көне уңаеннан, Нөнәгәр авылында әрәпә җыйдык. Бик оешкан төстә, актив катнашты авылдашларым. Һәр урам, бүләк биргәндә бергә җырлап, биеп, чәй өстәле белән әрәпәчеләрне каршы алды. Чәк-чәк, чиккән сөлгеләр, борынгы уеннар, җырлар — олы буынны яшьлеккә алып кайтты, дип хәбәр итә Нөнәгәрдән үз хәбәрчебез Гүзәл Гыймадиева.

Низамиев Нургаянның, Нигъмәтҗанов Рамилнең , Әүхәдиев Наил абыйларның гармун, тальян тартулары үзе генә ни тора. Әшрәпова Альмира апаның чабата биюе …

Чын күңелдән ике көн кич буе Нөнәгәр авылы шау-гөр килеп, бәйрәм ясады. Ә инде бүләкләр җыеп бетергәч, түбән очта барлык халык җыелып, тәмле үлән чәйләрен эчте, дискотека оештырды.

Нөнәгәр авылы халкы эшчән дә, актив та, бердәм дә, шулвакытка ял итәргә дә вакыт табып яши.  «Авыл көне»н дә шулай әйбәт кенә үткәреп җибәрергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нөнәгәр авылы