Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Норма авыл җирлеге эшмәкәрләре Укытучылар көненә бүләк ясады

Рәхмәт хисләре әле дә дәвам итә

Норма авыл җирлеге эшмәкәрләре җирлек кешеләренә һәрдаим игелек кылуда — менә бәйрәм көннәренә алар гыйбрәтле спектакль сатып алып, тамашачыларга тәкъдим иттеләр.

 

Җирлектәге бөтен авылның мәгариф хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, мәктәп-бакча коллективлары, өлкән буын мәгариф ветераннары Минзәлә татар дәүләт драма театрының мәгънәле, тәрбияви әһәмияткә ия «Әни» дигән спектаклен күз яшьләре белән бик яратып карады, кадер-хөрмәткә чиксез рәхмәтләрен белдереп, эшмәкәрләрнең уңышлары тагын да алга китсен дигән изге теләкләрен җиткереп, матур, изге уйлар белән өйләренә таралыштылар. Һәр килгән кешегә роза чәчәкләре өләшкәннәр, күчтәнәчләр белән сөендергәннәр.

 

 Спектакльдән алган тәэсирләр, артистларга соклану, эшмәкәрләргә чиксез рәхмәт хисләре әле дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар көне