Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Пыжмаралылар Гөлшат Мөхәммәдшинаның «Пар аккошлар» спектаклен сәхнәләштерде

«Пар аккошлар» спектакле картлар йортында барган вакыйгаларның үзәгендә калган хатын-кызлар турында .

Районкүләм театр-смотр конкурсы кысаларында, Пыжмара мәдәният йортының үзешчән театр коллективы Гөлшат Мөхәммәдшинаның «Пар аккошлар» спектаклен күрсәтте.

«Пар аккошлар» спектакле картлар йортында барган вакыйгаларның үзәгендә калган хатын-кызлар турында. Язмыш кушуы буенча, бу интернатка язмышлары катлаулы булган олы яшьтәге хатын — кызлар Маһинур белән Асылбикә килеп керә. Тик алар тормыштан зарланмыйлар, күршеләре Саима кебек, ул теләсә нинди уңайдан үзенең ризасызлыгын белдерә.

Элек Махинурның ике никахтан ике баласы булган, ирләре үлгән, ә улы һәлак булган. Асылбикә инвалид коляскасында йөри, ләкин рухын югалтмаган. Бөтен бүлмәгә аның чигүләре эленгән, ә уртада «Пар аккошлар» рәсеме. Һәм менә героинялар янына шәһәрдә яшәүче Кадрияне урнаштыралар, ул Картлар йортында булачагын күз алдына да китерә алмаган. Гомер буе кибет директоры булып эшләгән, ләкин бер сәгать эчендә бернәрсәсез калган: өе дә, гаражы да, машинасы да янып беткән, ә кызы күптән инде гаиләсе белән Америкада яши.…

Әйләнә-тирәдә чисталык, тәртип хөкем сөргән, шәфкать туташы үз карамагындагыларга тиешле тәрбия бирә, алар тук, киенгән, әмма аларның һәркайсы күңел түрендә туганнары һәм аларны яратучы кешеләре белән яшәргә тели, моны хәтта үз-үзенә дә әйтмәсә дә.

Могҗиза да була: Асылбикәнең үлгән дип уйлаган кызы бар, Кадриянең дә хәле җайга салына. Ә ике аккош Асылбикәнең иң якын кешеләре булып чыкты — якты хыял символы буларак, аңа һичшиксез ышанырга гына кирәк икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев