Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рекорд! 34 балтачлы УНИКС сәхнәсендә (+фото)

15 май көнне алмагачлар чәчәк атканда (нәкъ җырларда  җырланганча) УНИКС концертлар залында #әдәбимарафон-татар әдәбиятын яратучыларны тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы булды.

Шунысы куанычлы, биредә безнең районыбыздан да җиңүчеләр булды. 34 катнашучыбыз арасында, райондашларыбыздан: укытучылар, китапханәчеләр, студентлар да үзләрен сынады әлеге чарада. 21 көн дәвамында марафонда катнашучылар татар әдәбиятыннан үзләренә ошаган өзекне ВКконтакте сәхифә битләрендә, инстаграммм социаль челтәрләрендә #хэштег белән урнаштырырга тиеш иде. Китап уку яхшы гадәттән тыш, марафончылар тайм-менеджмент (китап укырга вакыт табу һәм аны социаль челтәрләргә урнаштыра белү), яңа фикердәш дуслар (махсус чатлар булдырылды), дөрес итеп татарча сөйләшү һәм хатасыз яза алу кебек күнекмәләрне арттырдылар.

VII нче мәртәбә үтүче әлеге марафон дөньякүләмгә әйләнде. Чөнки биредә онлайн рәвештә чит төбәкләрдән, илләрдән катнашучылар да булды. Әйтик, райондашыбыз төп чыгышы белән Смәел авылыннан, ТНВ каналында  тележурналист булып эшләгән, бүгенге көндә Австралиядә гомер итүче якташыбыз Финзия Газизованы биредә күрү бик сөенечле булды. Әлеге әдәби марафон татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Җитәкчесе, башлап җибәрүчесе Раил Гатауллин әйтүенчә, чарада 1100 кеше катнашса, 3 меңнән артык китап укылган. Тантанада затлы, дәрәҗәле аксакалларыбыз, олпат язучыларыбыз белән күршеп, алардан үгет-нәсыйхәт алу, аралашу һәр килгән кешегә дә рухи югарылык биргәндер дип уйлыйм.

Зилә Ильязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев