Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәхмәт, Остаз! (Гарифҗан абый Мөхәммәтшинга багышлана)

Борын заман түгел бер ел элек, Басып торам ишек төбендә. Кыяр-кыймас кына курку белән, Куллар звонокка үрелә. Гап-гади бер бабай ишек ачты Акланмады шөкер борчулар. Әйтерсең лә, үз өемә кайттым Юкка чыкты бик тиз борчулар. Гап-гади өй, ә уйлаган идем, Яшидер дип хандай сарайда. Үзе бөек, ә үзе гап-гади... Була...

Борын заман түгел бер ел элек,
Басып торам ишек төбендә.
Кыяр-кыймас кына курку белән,
Куллар звонокка үрелә.
Гап-гади бер бабай ишек ачты
Акланмады шөкер борчулар.
Әйтерсең лә, үз өемә кайттым
Юкка чыкты бик тиз борчулар.
Гап-гади өй, ә уйлаган идем,
Яшидер дип хандай сарайда.
Үзе бөек, ә үзе гап-гади...
Була икән димен болай да…
Әйтерсең лә әкияткә кердем,
Бөтен җирдә ихлас җылылык,
Китап белән дога бергә яши,
Түрдә янәш ике намазлык.
Гадилеккә күңел һай сусаган,
Шунда тойдым чын-сүзнең тәмен.
Мин бабайлы булдым бер сәгатьтә,
Тәмләп эчтем әбинең чәен.
Утырган да бабай тәмләп сөйли...
Йөрәккә сеңәдер сүз тәме.
Бөеклеге каян килә дисәм,
Гадилектә икән бит яме.
Үзе бөек, үзе гади булып
Җирдә яши чып-чын бер Кеше!
Аның белән шулай якын тору,
Мин фәкыйрьнең иде бер төше.
Тик бер сәгать , күпме рухи азык,
Яңа сукмак салды каршыма.
Киңәшләрен тотып шуннан атлыйм
Сабыр бул,-ди Остаз - ашыкма!
Чөнки белә, сукмак бик тә чуар,
Һәр ваклыгын кирәк күрергә
Читтән җайлы, ә чынлыкта авыр,
Каләм белән кәгазь сөрергә.
Остаз булса шундый булсын икән,
Бабай булса, нәкъ шундый бабай.
Җитмеш биш дип без генә сөйлибез,
Йөрәгең бит һаман да малай.
...Борын заман түгел, бер ел элек.
Басып тордым ишек төбендә...
Рәхмәт, Остаз! Мин баш иям бүген,
Җылы хисләр белән күңелемдә.
Лилия Гарифуллина,
Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250