Сафура Ваккасова: “Музей безне таң калдырды” (+фото)
«Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүче инвалидлар hәм пенсионерлар Чепьяда урнашкан "Халыклар дуслыгы" музеендагы экспонатларга шаккаткан.
Музей җитәкчесе, сугыш ветераны, Гарифҗан Галиев кунакларны тугыз зал буенча туган ягыбыз тарихын, борынгы чорда халыклар тормыш-көнкүрешен эзлекле рәвештә сөйләп, экспонатлар белән таныштырды, Бөек Ватан сугышы елларында үзенең сугышта катнашуы турында сөйләде. Табигать залына кергәч, тернәкләнүчеләр үзләрен табигать кочагында кебек хис иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев