Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Үкенеч... Үзе исән чакта Фәүзия апа хакындагы язмам чыкмый калды...

Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

27 нче — май китапханәчеләр көне иде. Без — китаплы буын. Китап безнең өчен тирән мәгънә чишмәсе, рухи байлык. Андагы могҗизалы дөнья, геройлары... Колакчынлы, телефон уенлы балаларга караганда күпкә бәхетле булганбыз шул. Тукай, Җәлил шигырьләре, елый- елый Г. Гобәйнең

«Маякчы кызы», «Замана балалары»н, Г. Кутуй, Н. Дәүли әсәрләре... Яшьлектә Илдар Юзиев шигырь- поэмалары, Ф. Хөснинең «Йөзек кашы», Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»е озата бардылар.

Китап дөньясына чумып утырган өчен әти- әниләрдән ишеткән шелтәләр дисеңме...

Китапханә —китап укучыларның мәркәзе дисәм ялгыш булмас. Бала чакта тәрәзәсендә утын күргәч: «Их, ачык икән, яңа китапны укырга алам», дип сөенүләрне кем генә онытыр икән!

Андагы китап исе, китаплар — башларың әйләнерлек! "Бу китап бик калын синең өчен, укып бетерә алмассың",- дип әйтүләре өметеңне өзүләре тагын...

Берсендә китапханәче Зилирә апа: «Шул арада бу калын китапны укып чыктыңмы? Башта укып бетер, аннан килерсең",- дип борып жибәргәндә: «Нигә эчтәлеген сөйләтеп карамады, шартлатып сөйли идем бит», — елап кайтуым истә.

Тукталыш, вокзалларда, поезд, электричка, автобусларда ул чакта күпчелекнең кулында китап, газет- журнал булыр иде, чын юлдаш иде алар. «Әлифне таяк дип белми», «Кулына бер китап тотып караганы юк», «Өйләрендә район гәҗите дә алмый бит. алар»- менә шундый хөкем булыр иде ул чакларда.

Китапка гына түгел, тел- мәдәниятебезгә, тарихыбыз, гореф- гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләүдә хезмәтләре тиешенчә бәяләнмәгән, аз хезмәт хакы алып яшәгән китапханәчеләребезнең хезмәте хөрмәткә лаек. Шундый фидакарьләрнең берсе- Гыйрфанова Фәүзия Мәгъсум кызы. Укымышлы Пүскән авылы кызы ул. Аның белән якыннан танышуым, дөресрәге, бер коллективта эшли башлавым 80 еллар азагында башланды.

Һөнәр училищесының иң зур булмәсенә урнашкан иде китапханә.Андагы китап фонды, классик әдәбият, рус, татар язучылары китаплары, дәреслекләр, техник әдәбият, газета- журналлар, энциклопедияләр! «Төрле адреслар буенча һәрчак заказлар биреп кайтартам, шөкер, җитәкчелек тә каршы килми», дип аңлатты минем гаҗәпләнүемә. Эзләнүчән, үз максатына ирешә торганнардан иде шул. Бер елны училище үстереп саткан үгез акчасына да газет- журналларга яздыру чарасын тапты.

Фәүзия апа тышкы матурлыгы белән эчке гүзәллеге тәңгәл килгән сирәк асыл затларның берсе иде. Якыннан танышкач, аралашкач, М. Фәйзинең «Галиябану» әсәрендәге «...төсен, буен, акылын, фигылен, белемен, җитезлеген, үткерлеген Аллаһ Тәгалә: «Мә сиңа!» дип биргән дә куйган инде» дигән юллары күз алдына килеп баса.

Эшенә фидакарьләрчә бирелгән Фәүзия апа коллективта һәркем өчен дә остаз да, киңәшче дә, сердәш тә иде. Нинди генә чаралар уткәрми иде укучылар, укытучылар арасында: КВНнар, «Могҗизалар кыры», китап укучылар конференцияләре, күренекле даталар, юбилейларга бәйле әдәби тапшырулар һәрберебез күңелендә матур булып сакланадыр.

Ел саен группалар арасында иҗади концерт конкурслары үткәрелгәндә, һәрчак ярдәмгә килә: тематикасын сайлаша, сценарийны төзергә булыша. Жюри буларак, һәрвакыт гадел, тирәнтен анализлап, йомгак ясый, киңәшләрен бирә.

Игътибар итә идем: нинди генә темага чыгыш ясамасын, һәрчак яттан сөйли, язмасына карамый. «Югары белем алган булса, тирән белемле, күпкырлы фикер иясе Фәүзия апа галим була алыр иде», дип уйлап куясың. Үз вакытында югары уку йортына кергән, биология бүлегенә, тик гаилә тормышын беренче урынга куеп, укуын дәвам итмәгән.

Ире — Илгиз абый мал табибы, ул чакта югары белгечне гел күчереп йөрткәннәр. Фәүзия апага декабрист хатыннары кебек ире Илгиз абый белән әле Борбаш, әле Чепья, әле Балык Бистәсе, Биектау якларында яшәргә, эшләргә туры килгән. Ул чорларны зарланып түгел, сагынып искә ала иде. Күпме яңа кешеләр белән эшләгән, танышкан! Тырышлыгын күреп, аны мәгариф хезмәткәрларенең профсоюз председателе итеп сайлаганнар. Балык Бистәсе — мамык шәл осталары ягы, матур итеп шәл бәйләргә шулардан өйрәнгән.

Зәвыклы, бай китапханәгә килеп керүгә, гөлләр күплегеннән күзләр камаша: тәрәзә төпләрендә, өстәл өсләрендә, диварлар буйлап үрмәләп үскәннәре... Хәсиятләп, яратып караганга, һәрчак шау чәчәкле гөлләргә сокланмыйча калмыйсың. Биниһая зур чулмәктә утыручы декабрист гөле дә чәчәкләре белән гел сөендереп тора. Өеннән әле уңдырышлы туфрагын, көл- күмерен алып килеп, тәрбияләп тора иде бит.

Китапханә диварларында кулдан ясалган, гел алыштырып торучы плакатлар, бюллетеньнар, күргәзмә әсбап, китаплар кургәзмәсе. Һәммәсен үзе ясый, яза. Ул яктан искиткеч осталыгы бар иде, чын рәссам диярсең! Күпме альбомнар эшләп калдырды, соңгысын миннән истәлек калсын дия — дия эшләде.

Матур итеп бизәкләп язуына соклангач: «Элек безне культура мөдире Ибраһимова Оркыя җыеп, каләмнәр белән эш итәргә, плакат, күргәзмә әсбаплар эшләргә өйрәтә иде. Шунда без бер- беребездән өйрәнә, тәҗрибә туплый идек», дип җаваплады.

Туганчылыклы булуын әйтми калдырсам, язмам тулы булмас. Үзе пешергән бәлеш- пирогларын кыстырып (нинди тәмле пешерә иде — үзе бер тема), әле Пүскән, Нормабаш, әле Балтач якларында яшәүче үзенең, Илгиз абыйның күпсанлы туганнарының хәлен белергә дә вакытын таба иде.

Смотр концертларында, кичәләрдә Фәүзия апаның Чабата биюен, Клара Булатованың «Яшьлегемә кайттым» поэмасын артистларча башкаруын онытырлыкмы?!

Гаиләсендә дә уңган-булган ир хатыны, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, җаваплы урыннарда эшләгән улы Фәритнең, абруйлы балалар табибәсе Фәридә Илгиз кызының сөекле әниләре, оныкларының яраткан әбиләре булып бәхетле яшәде.

Кызганыч, мәкерле үлем аны берничә ел элек арабыздан алып китте... Катлаулы операциядан кайткач та: «Ашамыйча торуга түзәрсең дә, эшләмичә торуга ничек түзәрсең», шаяртуга да көч таба.

Үкенеч... Үзе исән чакта ук мин Фәүзия Мәгъсум кызы гади китапханәченең фидакарь хезмәте турында язган идем, әмма ул чакта районның «Хезмәт» газетасында сайлау алды булу сәбәплеме, материалларның тыгыз вакытына туры килеп, язма чыкмый калды.

Соңынан редакциягә бу хакта искә төшереп, мөрәҗәгать итмәгәнмен, караламам да сакланмаган. Соң булса да, китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре көнендә язмамны тәкъдим итәм. Мәгъсүм кызы Фәүзия апаның урыны фирдәвес җәннәтләрендә булсын, рухы шат булсын!

Барлык китапханәчеләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итәм, эшләрендә уңышлар телим

Илсөя Һадиева,

Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    2

    0

    Фәүзия апаның урыннары оҗмах түрләрендә булсын!Афәрин, Илсөя апа, бигрәкләр дә матур итеп тасфирлагансың Фәүзия апаны! Нәкъ шулай, Фәүзия апа кичәләрне бик матур итеп оештыра, укытучыларга да бик ярләм итә иде. Бу язмаң аның рухына дога булып ирешсен!

    • аватар Без имени

      2

      0

      Эййе, менэ шундый олы йорэкле, мэртэбэле ханым иде Фэузия апа.Хезмэттэшем, олы белем иясе булган Илсия Муллахметовна шушы ханым турында кечкеэ язма эченэ сыйган Зур , безнен очен онытылмас хезмэт юлын ачып сала. Молодец,! Калэм тоткан кулын талмасын.