Сез кинога йөрисезме? (Сораштыру)
Ноябрь ахырында Балтачның "Сабантуй" ял паркының машиналар тукталышында автокинотеатр эшли башлады. Район кинооешмасы хезмәткәрләре һәр атнаның шимбәсендә балтачлыларны яңа кинолар белән сөендерә.
Азат Газизов, Балтач бистәсе: "Атна саен булмаса да, барам. Барысы да ошый дип әйтә алмыйм. Тирән мәгънәле кинолар да бар. Автокинотеатр Балтач өчен яңалык, әлбәттә. Ияләнербез әле. Яхшыга тиз ияләнәр бит".
Резеда, Норма авылы: "Гаиләбез белән килгән көннәребез дә бар. Ошый, бик теләп йөрибез".
N. әфәнде, Карадуган авылы: " Бер бардым, бер дә ошамады. Минеке түгел икән дип кайттым. Ошатканнар йөрсен".
Самат, Балтач бистәсе: " Безнекеләргә камилләшү кирәк әле. Балтачлылар автокинотеатр кабул итәрме? Киләчәк күрсәтер".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев