Хезмәт

Балтач районы

18+
Мәдәният

Шода фермасында Яңа ел бәйрәме?

Шода авылы фермасы коллективы елның-елында яңа елны зур хәзерлек белән каршылый.

Быелгы ел да искәрмә булмады. Иң элек ферма кызлары бердәм булып сыннар ясады. Аннан мул табыннар артында 2016 елны озатып, Әтәч елын каршы алдылар. Бәйрәм барышында изге теләкләр яңгырады, гармунга кушылып иң моңлы җырлар башкарылды.
- Иң мөһиме - сәламәтлек, еллар тыныч булып, эшләребез бетмичә, исән-сау эшләргә һәм яшәргә язсын, - ди инде озак еллар биредә хезмәт куйган Фәрзия Закирова.
Шунысын да әйтергә кирәк, Фәрзия апа сын ясаучы осталарның берсе. Елның-елында аның фантазиясе белән ферма тирәсе сихри патшалыкка әверелә.
- Инде картаябыз, әлеккеге кебек түгел инде хәзер, - дип елмая ул.
Кыш бабай белән Кар кызын, җәнлекләрне атка утыртып ясаганнар сыннар белән шаккатырган заманнары да бар иде шул аларның. Картаябыз дип әйтсә дә, алар әле дә, хезмәтләре авыр булуга карамастан, матур итеп эшли, күңелле итеп ял да итә белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250