Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

София Baby Skills чемпионатында лаеклы чыгыш ясады (+фото)

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Киләчәк язмыш күп очракта сайлаган һөнәрнең нинди булуыннан тора.

Һөнәри юнәлеш бирү - хәзерге заманда белем бирү оешмаларының мөһим юнәлеше. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагоглар балаларга кече яшьтән үк профориентацияга зур игътибар бирергә кирәк дигән фикердә.  Сораштырулардан күренгәнчә, әгәр башлангыч сыйныф укучыларыннан ни өчен укыйсың дип сорасаң, еш кына «әти-әни кушканга» яки «бишле алу өчен» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Күп очракта балалардан «үзем өчен укыйм» дигән җавапны ишетеп булмый. Югыйсә, балалар мәктәпкәчә яшьтән үк үзләренең киләчәкләре өчен укуны аңларга тиеш.

Безнең 5нче балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирелә. Бакчабызда узган соңгы мөһим вакыйгаларның берсе -  Baby Skillsта катнашу моның ачык дәлиле. Baby Skills чемпионаты ул  - мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балаларга төрле һөнәрләрдә башлангыч һөнәри осталык алуга юнәлдерелгән проект.

Әлеге чемпионатта мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Чукаева София «Сынлы сәнгать» компетенциясе буенча катнашты. Кечкенәдән рәсем ясарга яратучы, сәләтле кыз тәрбиячесе Фәридә Фирдәвес кызы җитәкчелегендә Baby Skills чемпионатында лаеклы чыгыш ясап, номинация алды. Чемпионат 3 этаптан торды. София барлык этапларны да уңышлы узып, зум форматында рәсем ясап яклады.  Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге регионара үткәрелгән чарада София Балтач районыннан катнашкан  бердәнбер бала булды.

 Һәр кеше тормышта үз урынын табарга, үзенең мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен реальләштерергә тырыша. Үсеп килүче яшь буын киләчәктә үз юлларын тапсын, билгесезлек алдында калмасын өчен балаларга кече яшьтән үк һөнәри юнәлеш бирү мөһим.

 Гөлназ Закирова,

Балтач 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Baby Skills чемпионаты Чукаева София