Сәрдек халкы рәхмәтле. Кемгә? (+фото)
“Сүнмәс дәрт” клубы артистлары Сәрдек авылында кунакта булды.
Артистлар быел район авылларында булып, бик күп концертлар бирде. Кая гына барсалар да, бик яратып, ошатып калдылар үзләрен. Кичә исә быелгы сезонда соңгы концертларын Сәрдек авылында куйдылар.
– Ул җырлар, биюләр дисезме, һәрберсе югары дәрәҗәдә башкарылды. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Бик яратып калдык. Рәхмәт җырчыларга-биючеләргә, баянчыларга. Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын үзләренә. Шәхси тормышларында да бары сәламәтлек, мул тормышлар телибез, – дип шалтыраталар Сәрдек авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев