Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Талантлар парады -2» (бик күп фото)

Балтач районында узган «Талантлар парады» төбәкара бәйге-фестивальдән фоторепортаж

Ике көн рәттән район мәдәният үзәге, сәнгать мәктәбе заллары, «Факел» яшүсмерләр клубы, Норма мәдәният йорты гөрләп торды. Чыгышларга мәртәбәле жюри вәкилләре – баянчы, Татарстанның атказанган артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең халык инструментлары кафедрасы мөдире, профессор, Бөтенсоюз һәм халыкара конкурслар лауреаты Әбүзәр Әнвәр улы Фәйзуллин, пианист, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең махсус фортепиано кафедрасында белем бирүче, халыкара бәйгеләр лауреаты Зөлфәт Тәлгать улы Фәхразиев, балетмейстер-сәхнәгә куючы, Казан дәүләт мәдәният институтының югары мәдәният мәктәбенең хореграфия сәнгате факультеты кафедрасының өлкән белем бирүчесе Оксана Владимировна Коваленко, Рәсәйнең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Эльмира Мифтах кызы Хамматова, вокалчы, вокал студиясе җитәкчесе, Бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Зөлфия Салават кызы Зарипова, рәссам-мөгаллим, Йошкар-Оладагы «АС» рәсем сәнгате студиясе җитәкчесе Андрей Семенович Алексеев бәя бирде. Гала-концерт өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов чыгыш ясады, бәйгене югары бәяләде, яшь талантларның күплегенә сокланды.

Халык уен кораллары номинациясендә унбер – беренче дәрәҗә, ундүрт – икенче дәрәҗә, унбиш – өченче дәрәҗә лауреатлар, җиде – беренче дәрәҗә, ике – икенче дәрәҗә дипломантлар билгеле булды. Барлыгы иллеләп аерым башкаручы иде. Барлыгы унике ансамбль катнашты. Шуның дүртесе беренче дәрәҗә, алтысы икенче, икесе өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Гала - концертта бүләкләүләр барышында жюрилар арасыннан Зөлфия Салават кызы да, балаларны компьютердан, кәрәзле телефоннардан аерып торуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, дип, безнең район җитәкчелегенә, бәйгене оештыручыларга, барлык сәнгать мәктәбе укытучыларына, мәдәният хезмәткәрләренә хөрмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев