Хезмәт

Балтач районы

18+
Мәдәният

Танылган җырлар авторы – Куныр егете Фәрит Бариев (видео)

Очраклы гына очрашулар аркасында без кемнәр белән генә танышмыйбыз. Азат Фазлыев башкаруындагы "Кунакларга йөрешик" җыры бик популяр. Ә бит аның авторы үзебезнең Куныр егете - Фәрит Бариев икән.

- Гармунда 30 елдан артык уйныйм. Ә җырлар язу белән әле 3-4 ел гына шөгыльләнәм. "Кунакларга йөрешик", "Ага сулар", "Яшьләргә", "Әниемә" кебек һәм башка җырларым бар. Аларны мин үзем өчен генә иҗат итсәм дә, җырчылар каяндыр ишетеп, сорап кайталар. Биреп җибәрәм, аның өчен акча алмыйм. Акчага иҗат итә алмыйм мин. Җырласыннар рәхәтләнеп, минем шуңа да күңелем була, - ди Фәрит Бариев.

16нчы елын амбар мөдире булып эшләүче Фәритнең синтезаторы да эш бүлмәсендә тора. Үзенең иҗат җимешләрен белән безне дә таныштырды ул. Районыбызда шундый талантлы кешеләр яшәве горурлык хисе тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250