Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстанда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды

Конкурс нәтиҗәләре февральдә – Муса Җәлил туган көнне билгеле булачак.

Татарстанда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Гаризаны 19 декабрьгә кадәр язарга мөмкин. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы хәбәр итә.

Премия ике елга бер тапкыр бирелә — аңа театр, рәсем сәнгате, әдәбият, журналистика, кино үсешенә, яшьләр программаларын тормышка ашыруга зур өлеш керткән 35 яшькә кадәрге яшьләр ия була ала. Моннан тыш, ким дигәндә 70% катнашучыларына 35 яшь тулмаган яшьләр коллективлары да катнаша ала.

Конкурс нәтиҗәләре февральдә – Муса Җәлил туган көнне билгеле булачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә була.

Материалларны utalents.ru сайтында тутырыга мөмкин, ә өстәмә мәгълүмат почта аша (420021, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, д. 113а, бина 2 кабул ителә. Элемтә өчен телефоннар: 8 (843) 205-00-02, 8 (843) 205-00-06, 8 (843) 205-00-08, e-mail: Molodezh.Centr@tatar.ru).

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев