Бишенче класста укыган елым иде. Кышын безнең гаилә өчен зур вакыйга булды. Мәктәпне тәмамлагач, башта бригадир ярдәмчесе, аннан бозау караучы, шуннан соң сыер савучы булып эшләп йөргән апабыз тормышка чыкты.
Җизнәбезнең колхоз идарәсенең яхшы атын җигеп, абый белән икебезне, әнине туйга алып төшүе бүгенгедәй хәтердә. Апабыз белән тормыш итә башлауларының беренче көннәреннән үк җизнәбезнең, кодагый әбиебезнең һәм калган туганнарының безнең гаиләгә җылы мөнәсәбәтен тойдык. Кодагый әбиебез амбарда каравылчы, ә җизнәбез авыл өйләрен, хуҗалык биналарын ут белән тәэмин итүче җирле электр станциясендә эшли иде. Безнең ярдәмгә мохтаҗ булуыбызны исәпкә алып (әтиебез бик яшьли фаҗигале төстә вафат була) апабыз белән җизнәбез төзелеп бетмәгән өебезне «аякка бастыруда», бәрәңге утырту, казып алу, урман кисү кебек авыр эшләрдә һәрдаим ярдәм итеп килделәр. Үзе балачагын ятимлектә, зур сынау-газаплар күреп үткәргән җизнәбез Рәдиф хәлебезне шулай аңлый белгәндер инде. Әтиләре сугышка киткәндә апасына - 4, җизнәбезгә нибары 2 генә яшь тулып кала. Озак та үтми, әниләре Маһиҗамал апага кайгылы хәбәр килә: «Ирегез Нәфыйк Садыйков илебез өчен барган сугышларда батырларча һәлак булды...».
Ана бар батырлыгын җыеп, балаларын исәнсау үстерү, Җиңү көнен якынайту өчен көн-төн эшли. Ләкин ананың, балаларының күрәсе михнәт-газаплары бетмәгән икән әле. 1947нче елның шыксыз, кара төннәрнең берсендә ул
ындыр табагыннан эштән кайта. Култык астында яулыкка төреп яшерелгән 2 кушуч борчак чүбе. Көтмәгәндә каршысында әзмәвердәй ир - колхоз рәисе пәйда була. Амбарга борылып, борчак чүбен үлчәтәләр. 900 граммга баса икән.
Рәхимсез хуҗалар мескен тол хатынны судка бирә. Әнә шул чүп өчен аннан җинаятьче ясап, 5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Ялгыз калган балаларны карарга аерым өйдә яшәүче әбиләре Фәрхиҗамал килә. Авыр кайгылардан, ачлыктан сәламәтлеге какшаган әбиләре дә бер елдан урын өстенә менә һәм кечкенә Рәдиф - өченче, Газзә бишенче сыйныфны Яңгул балалар йортында каршылый. Сабыйлар өчен анда көннәр беркадәр яктырып китә. Биредә аларны ашаталар, киендерәләр. Ул чактагы балалар йорты директоры Фәрзи абый Гыймадиев, аның җәмәгате, тәрбияче Хөмәйрә апага һәм башкаларга карата олы хөрмәт хисләрен әле дә саклый җизни. 1951нче елда язын Маһиҗамал апаның хөкем итү срогы кыскартылып, туган авылга, балалары янына кайта. 1956 нчы елда Үрнәк һөнәр училищесын тәмамлап, кулына киң профильле механизатор таныклыгы алган Рәдиф Казахстанга чирәм җирләрне эшкәртергә җибәрелә. Аннан соң армия хезмәте, туган авыл, электр станциясе төзелеше, Ильич лампаларын кабызу, ун елга якын кырчылык бригадиры булып эшләү...
Шул чорда ул кичке урта мәктәптә белем ала. Читтән торып Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлый. 1978 нче елда производствога өйрәтү мастеры итеп аны авыл мәктәбенә эшкә алдылар. Ул хәзерләп чыгарган киң профильле механизатор һөнәре алган егетләр хуҗалыгыбыз, районыбыз данын күтәрүдә үзләренең лаеклы өлешләрен кертәләр. Рәдиф Нәфыйк улы үзе исә «Укытучы-методист» исемен йөртә, күп кенә мактау кәгазьләренә лаек. Хөрмәтнең иң зурысын, мөгаен, ул үзе әзерләп чыгарган шәкертләреннән күрәдер. Язмамның башында телгә алынган кодагый әбиебез бик күптән мәрхүмә инде. Күңелем түрендә аның хакында фәкать җылы истәлекләр генә саклана. Шуңа да әлеге язмам аның рухына дога булып барып ирешсен иде. Апабыз Дания белән җизнәбез 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Апабыз Дания 40 елга якын терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыкты. Гомер юлында авыр кайгылар (ике уллары-энекәшләрем вакытсыз гүр иясе булдылар) кичерсәләр дә сынмыйча, сыгылмыйча, бер-берсенә терәк булып гомер кичерделәр. Әле ярый гомер гел кайгы- хәсрәтләрдән генә тормый. Безне, өч баласын ятимлектә үстергән әниебез Галия Низамиевага - 93, сугыш чоры ятиме, җизнәбез Рәдиф Нәфыйковка 75 яшь тулды. Быел апам Дания белән җизнәбезнең гаилә корып яши башлауларына да ярты гасыр икән. Мең михнәтнең мең рәхәтен күреп яшиләр хәзер.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев