Мәдәният
Ул көнне бөтен Рәсәй халкы бары өч төрле фильм караячак
Быел Рәсәйдә кино елы булганлыктан, кино күрсәтүчеләр халыкны җәлеп итәр өчен яңа алымнар уйлап табарга омтыла. Россиянең кино фонды тарафыннан "Төнге кино" акциясе шуның чираттагысы.
Рәсәйнең бөтен шәһәрендә, район һәм авылында, шул исәптән Татарстаныбызда һәм дә безнең районда ул 27 август - шимбә киченә планлаштырыла. Ул көнне 20.00дән төнге 01.40 сәгатькә кадәр Мәдәният үзәге каршында өч төрле кино тәкъдим ителәчәк. Тәүгесе - балалар өчен мульфильм - "Смешарики". "Легенда о золотом драконе". "Комендант сәгате"нә кадәр мульфильм төгәлләнә. Аннан киносөючеләр "Легенда № 17», «Батальон» фильнарын карый алачак. Кичке саф һава... Эчтәлекле, мәгънәле фильмнар... Яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә менә дигән "культурный" ял... Яңгыр ява калса, фильмнарны параллель рәвештә бина эчендә күрсәтү дә уйланылган.
- Октябрь аенда тагын да зур чара көтелә, дип белдерде районның киночелтәр җитәкчесе Радик Михайлов. - Балтачка Татарстанның күчмә кино музее киләчәк. Кино елында зур экраннардан кинолар карап калыйк, җәмәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев