Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яхшылыкка юрап каршылыйк!

Рульдә булган кыю замандашлар Юлда исән-имин йөрегез

Яңа елның гаҗәп тылсымы бар:

Матур хисләрне ул уята.

Гел яктыртып якты өметләрне

Рухи дөньябызны яшәртә.

Бәйрәм рухы җанга дәрман өсти,

Оныттырып йөрәк ярасын.

Яңа елдан, сабый бала кебек,

Ышанабыз бәхет табасын.

Алҗып-йөдәп дөнья куган чакта

Шөкер итә белик булганга,

Дип уйланыр җаны сизгер кеше

Исән-имин йөреп торганда.

Бар да узар, Ходай насыйп итсә,

Авыр чорлар артка чигенер.

Ак карларның саф сулышын тоеп,

Борчу - хәсрәтләр дә сүрелер.

Бүген исә шатлык тойгысына

Сабыйларча ихлас бирелеп.

Киләчәктә яхшы булсын диеп

Тылсым эзлик, күккә үрелеп.

Дога аша иңгән теләкләрнең

Кабул буласына ышанып,

Җылы сүзне күбрәк әйтик әле

Бәхет тамырларын сугарып.

Якыннарның кадерен белсәк,

Артып торыр яшәү көчебез.

Рульдә булган кыю замандашлар

Юлда исән-имин йөрегез.

Тормыш йөген тарткан фидакарьнең

Уңыш көлтәләре мул булсын!

Изге ният белән яшәгәндә

Йортыбызгы якты нур иңсен!

Фәридә Шакирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев