Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ҖЫЛЫ КОЯШ НУРЛАРЫНДА ГӨРЛӘДЕ САБАН ТУЕ

Узган якшәмбе бистәнең "Сабантуй" ял паркында район Сабан туе үтте.

Ай-яй сагыныплар көтеп алган Сабан туе булды бу! Ул кояш кыздыра, ул өсте-өстенә шашлык кыза, чәй кайный, пылау пешә... Халык та яшел хәтфә каеннар арасына - күләгәгә елыша. Ә мәйданда Сабан туе гөрли, үзенчәлекле биюләре белән Балтачыбызны республика күләмендә янәдән-янә таныткан егетләр-кызлар көннең кызулыгына да карамый, өздереп бии... Мәйдан түренә Игенченең маңгай тире бәрабәренә табыннарыбызга килгән, күпереп пешкән икмәк үтә... Күз явын алырдай милли киемнәр, бизәлгән атлар... Сабантуй әләме күтәрелә, аны алдынгы сыер савучылар белән бергә районыбызның Сабан батыры - "Сосна" җәмгыятеннән Искәндәр Муллагалиев күтәрә. Хезмәт сөючән, эшкә батыр авыл хезмәтчәннәренең данын зәңгәр күктә балкытучы Әләмебез, и матур да, горур да инде үзең! Кыр батырларына түбәтәй киертүләр ... Хезмәт алдынгыларына хөрмәт күрсәтү... Районның мактаулы гражданиннарын игълан итү, - быел әлеге мөхтәрәм исемгә Чепья авылыннан Петр Чернов, «Яӊа тормыш» хуҗалыгы механизаторы Шамил Гыйльманов һәм районга күләмле, игелекле ярдәм күрсәткән, чыгышы буенча Ор авылыннан булган Ринат Җәләлов лаек булды.

Бар халык тын да алмый район башлыгы Рамил Нотфуллинның чыгышын тыңлый, башкаладан килгән кунагыбыз - кураторыбыз Мәҗит Салиховның, күрше Малмыж районы башлыгы Валерий Константиновның ихлас теләкләрен кабул итә. Алар бар да Балтач халкын уңганлыкта, матурлыкта, батырлыкта мактый, алга таба да уңышлы хезмәт көннәре, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек тели. Мәшһүр җырчылар - ирле-хатынлы Зинира-Ризат Рамазановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, үзешчәннәребез өздереп җырлый. Гомумән, бик матур, күңелле, хатирәләргә бай булды бу Сабантуй! Инде табышмаклы җәйләрне имин генә уздырып, көзләрен мул уңыш җыеп алып, исәнлек-саулык, тазалык-байлык белән яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250