Җырчы Алсу Фазлыева ничек ябыккан?
"Мин үземнең күптәнге хыялымны чынга ашыра башладым - ябыктым!" - дип язган Алсу Фазлыева Интертатта.
"Минем эшләмәгән эшем калмады: ач торып та карадым, спорт белән дә шөгыльләндем, массажга да йөрдем... Ләкин, ни генә эшләсәм дә, ДӨРЕС ТУКЛАНУ – ИҢ ДӨРЕСЕ икән дигән фикергә килдем! Укымаган пост калмады, читтән бик куп күзәтүләр алып бардым, башкаларның ни эшләгәннәрен карадым - hәм... дустым, коллегам Зәмирә Рәҗәпова кебек ук дөрес туклана башладым. hәм менә – сез нәтиҗәне күрә башладыгыз. Ләкин мин тагын берничә кг алып атарга телим, күп түгел, тагын бераз гына", – дип серен ачкан Алсу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев