Юмарт йөрәгендә гөл шытар
Тормыш шундый рәхәт була бит ул Әни исән чакта дөньяда... Үзе сиңа сынап караса да, Карашыннан назлы моң ага. "Үстегез дә, читкә таралдыгыз, Бер күрергә инде зар булам", - Дип әйтергә гел тыелып кала, Сагынулары белән юана. Үз күңеле бераз кителсә дә, Сиңа башук каты бәрелмәс, Сабыр аналарның йөрәгендә Шәфкать...
Әни исән чакта дөньяда...
Үзе сиңа сынап караса да,
Карашыннан назлы моң ага.
"Үстегез дә, читкә таралдыгыз,
Бер күрергә инде зар булам", -
Дип әйтергә гел тыелып кала,
Сагынулары белән юана.
Үз күңеле бераз кителсә дә,
Сиңа башук каты бәрелмәс,
Сабыр аналарның йөрәгендә
Шәфкать уты мәңге сүрелмәс.
Кичерер ул синең хаталарны,
Гөнаһ алмас чиста җанына.
Бик кирәкле үгет биргәндә дә
Бәгыреңә бик сак кагыла.
Яшәү шундый матур була икән
Әни исән чакта дөньяда,
Аның кочагында җылы дулкын
Татлы хисләр булып кабына.
Әни догасының көч-кодрәте
Һаман саклап йөртер баласын.
Гомерен сиңа багышлаган бу зат
Кадерсезгә генә калмасын.
Нечкә, сизгер, юмарт күңел түрен
Рәхмәт хисе торсын яктыртып.
Әни каршындагы бурычларны
Йөри күрмә, бала, онытып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев