Үзебезнекеләр дә Казан артисларыннан ким түгел (фото)
Узган атнада авылларда милли бәйрәмебез - Сабантуйлары гөрләде.
- Үзебезнекеләр Казан артистларыннан киммени? Өздереп җырлый, оста итеп бии, мәзәк сөйләп егылганчы көлдерергә дә сәләтле. Сезнең сайт аша аларга олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Бәйрәм көнендә дә халыкка хезмәт күрсәтүләре, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек тудырганнары өчен бик рәхмәтлебез, - диделәр Карадуган авыл җирлеге хезмәткәрләре.
Ә калган авыл Сабантуйларында нинди артислар чыгыш ясаган, исемлеккә күз сал.
Куныр, Салавыч - "Сорнай" ансамбле
Субаш - "Мунча ташы"
Бөрбаш - Нурзадә, Эльвира Хамматова
Алан - "Болгар кызлары", Рәсим Фәсыйхов
Чутай - Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар
Пыжмара - Чәчкә, Ирек Гыйбадуллин, Гөлнара Габидуллина
Сосна - Рөстәм Закиров
Түнтәр - Рафил Җәләлиев
Шеңшеңәр - Данир Сабиров
Шубан - Гөлнара Габидуллина, Алмаз Латыйпов
Чепья, Арбор - Айсылу Габдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев