Басуларда тургай җырын,
Ул ишетә беренче.
Кояш чыгып таң атуга
Уяна ул игенче.
Мактаулы да, хөрмәтле дә,
Хезмәтне сөйгән кеше,
Тирен түгеп таңны яклый
Кыр хуҗасы игенче.
Басулардагы тургай җырын гына түгел, ә үзешчәннәр иҗатын да яратып тыңлый игенчеләребез. Эшләреннән әзрәк ял иттерү максатыннан "Игенче" хуҗалыгының иген кырларына әлеге якның җыр-моңга гашыйк егетләре-кызлары концерт белән чыкты.
Агитбригадалар чыгышын игенчеләребез бик яратып кабул итә, ял итеп, күңел рәхәтлеге дә ала, рәхмәтле дә була белә, хөрмәтләрен дә күрсәтә. Күптән түгел беренче тапкыр әни булу бәхетенә ирешкән, күпләрнең яраткан җырчысы Римма Гарапшинага игенчеләр бик үзенчәлекле бүләк тапшырып, иң изге теләкләрен юллаганнар.
Игенче белән җыр арасындагы күзгә күренмәс нечкә кыллар, мөгаен, чыннан да бардыр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев