Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зөhрә һәм Раил Садыйковлар гаиләсе җиңү яулады

- Балтачта яшәүче матур, яшь гаиләләребезнең берсе — Зөhрә һәм Раил Садыйковлар гаиләсе «Яшь гаилә Республикасы» конкурс-фестивалендә җиңү яуладылар.

- Балтачта яшәүче матур, яшь гаиләләребезнең берсе — Зөhрә һәм Раил Садыйковлар гаиләсе «Яшь гаилә Республикасы» конкурс-фестивалендә «Профессиональ мәдәният Республикасы» («Республика Профессиональной культуры») номинациясендә җиңү яуладылар.

2021 елның 3 июлендә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Яшь гаилә Республикасы» конкурс-фестиваленең финал этабы узды. Фестивальнең төп максаты - яшь гаиләнең социаль статусын күтәрү, аның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын үстерү, яшьләрдә төп тормыш кыйммәте буларак гаиләгә мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү.

«Яшь гаилә Республикасы» фестивалендә катнашыр алдыннан яшь гаиләләр сайлап алу турын уздылар, «Гаилә бренд буларак» дискуссия мәйданчыгында катнаштылар, режиссер-куючы белән актив һәм иҗади хезмәттәшлек иттеләр.

Фестивальдә катнашучы һәр гаилә - үзенең эчке корылышы, законнары, чикләре, символикасы, тарихы, кыйммәтләре булган кечкенә республика. Финал чыгышында гаиләләр үз гаиләләренең гербын һәм флагын, шулай ук иҗади чыгыш форматында гаилә гимнын күрсәттеләр.

Бәйрәм гаилә башлыклары зур горурлык белән гаилә флаглары парадыннан башланды. Программаның лирик дәвамы булып гаилә вальсы торды, ә финалның кульминациясе, һичшиксез, гаилә гимны – яшь гаиләләрнең иҗади тамашасы булды. Ә 11 июльдә Казанда яшь гаиләләр фестивалендә бүләкләү тантанасы узды, - дип хәбәр итә район ЗАГС бүлеге.

Без дә үз чиратыбызда Зөһрә һәм Раил Садыйковларны әлеге уңышлары белән ихластан котлыйбыз. Җиңүләрегез дәвамлы булсын!

Чыганак: baltasi.zags
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь гаилә республикасы