Журналист буласың киләме? Бу бәйге – синең өчен!
“Ватаным Татарстан“ газетасы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иҗади бәйге игълан итә. Бәйге нәтиҗәләре буенча бер җиңүче Казан федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенә “Журналистика“ юнәлешендә “Яңа милли медиа чаралары“ профиле буенча бушлай укырга кабул ителә!
Беренче тур
Читтән торып. Анда катнашу өчен редакциягә социаль-иҗтимагый темага проблема күтәрелгән язма җибәрергә кирәк. Күләме 14 нче шрифт, 1,5 интервал белән 3 биттән артмаска тиеш.
Шулай ук катнашучыдан үзе турында 1 минутлык видеоролик төшереп җибәрүе сорала (смартфон камерасына төшерергә дә ярый).
Материалны 25 майга кадәр konkurs_vt@mail.ru адресына җибәрү яки Казан ш., Академия урамы, 2 нче йорт адресы буенча редакциягә китереп бирү шарт.
Икенче тур
Беренче турдан узучылар редакциягә әңгәмәгә чакырыла.
Иҗади бирем һәм әңгәмә нәтиҗәләре буенча конкурс җиңүчесе 10 июньгә кадәр игълан ителәчәк.
Димәк, без көтәбез:
1. Социаль-иҗтимагый темага, проблема күтәрелгән 3 биттән артмаган язма
2. Катнашучы турында 1 минутлык видеоролик
3. Катнашучы турында мәгълүмат: исем-фамилия, әтисенең исеме, тору урыны, мәктәбе, кызыксынулары һәм социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәгә (яки ул алып бара торган сәхифәгә) сылтама.
4. Шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалык (бланк vatantat.ru сайтында урнаштырылган).
Игътибар!
*Бәйгедә катнашучының рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруы шарт!
*Бәйге бары тик татар телендә генә уздырыла.
*География чикләнмәгән.
*Катнашучының иҗади портфолиосы (төрле матбугат чараларында басылып чыккан язмалары тупланмасы) һәм уңыш портфолиосы (төрле бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында катнашу, җиңү) булу хуплана.
Белешмә өчен:
(843) 222-09-70 (кабул итү бүлмәсе)
222-09-67 (баш мөхәррир урынбасары)
Катнашучылар турында мәгълүмат тапшыру шартлары_PDF
Катнашучылар турында мәгълүмат тапшыру шартлары_word
Бәйге 2019 елның 1 маеннан 30 июненә кадәр уздырыла. Оештыручы – “Ватаным Татарстан“ газетасы редакциясе. Тулырак мәгълүмат, нигезләмә www.vatantat.ru сайтында һәм газетаның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә. 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев