Хезмәт

Балтач районы

18+
Мәдәният

«Журналлар буенча иң яхшы тираж» - Бөрбашта (+фоторепортаж)

7нче сентябрь көнне «Татмедиа» җәмгыяте һәм «Татарстан почтасы» 2016 елның 2 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекләре арасында уздырылган конкурска йомгак ясалды. Әлеге конкурс кысаларында беренче елын гына игълан ителгән «Журналлар буенча иң яхшы тираж» номинациясендә Бөрбаш почта бүлекчәсе җиңү яулап, аның җитәкчесе Рәсилә Һадыева «Татмедиа» җәмгыятенең...

461 хуҗалыклы Бөрбаш авыл җирлегенең почта бүлекчәсендә эшләүче Рәсилә Һадыева, Розалия Гомәрова, Эльвира Кәримуллина, Рәмзия Гафурова 2016 елның икенче яртыеллыгында «Татмедиа» журналарына 111 кешене яздырган. Бөрбаш, Алан, Бөрбаш Сәрдегәне авылларындагы һәр дүртенче йорт «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Чаян», «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Сөембикә» журналларына теләп язылган. «Татмедиа» агентлыгына кермәгән журналларны да исәпкә алганда, авылда яздырылган журналларның тиражы 168 данә тәшкил итә. Бөрбашлылар «Хезмәт», «Безнең гәҗит», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарын яратып укый.

«Җиңел вакыт түгел, әмма без оптимистлар, сезнең кешеләр белән аралашу осталыгына, профессионализмыгызга ышанабыз», - дип белдерде Андрей Кузьмин язылу кампаниясенә җитди карап, аның авырлыкларын намус белән җиңеп, үз бурычларын җиренә җиткереп башкарган хат ташучыларга рәхмәтләрен җиткергәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250