Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зөлфирә Шәйдуллина: «Габделхәй абыйдан хәер-фатиха алдык» (+видео)

Бу видеога күп сүз булыр... Әмма, барыбер кертәм.

Танылган җырчы Зөлфирә Шәйдуллина (Мирзаянова) бер мәҗлестә Хәния Фәрхи репертуарындагы “Хәбәр сал җилләргә” җырын башкарган. Әмма җырны башкарган вакытта кинәт музыка туктап калган һәм Зөлфирә музыкасыз гына җырлавын дәвам иткән.

Ә видеосын социаль челтәргә урнаштырган.

“Бу видеога күп сүз булыр... Әмма, барыбер кертәм. Кичә бик матур юбилейда эшләргә туры килде. Кунаклар арасында легендар җырчыбыз Хәния апаның ире - Гәбделхәй абый да бар иде.

Гәбделхәй абыйның сүзләреннән соң, бу җыр бик урынлы булыр дигән фикергә килдек һәм башкарырга булдык. Аранжировка бер куплеттан соң өзелде! Ни өчен шулай булганын белмибез... Халык каршында югалып калырга ярамый. Кунаклар "болай җырла" дигәч, ике дә уйламыйча башкарып чыктым.

Әллә әтиемнең яраткан җыры булганга, әллә каршымда Гәбделхәй абый утырганга, бу юлысы әллә ничек, күңел тулды... Алдагы көннәрдә Гәбделхәй абыйдан бу җырны башкарырга хәер-фатиха алдык. Хәния апаның җырлары мәңгелек”, - дип язган Зөлфирә.

Зөлфирәгә төрле рухтагы фикерләр язганнар:

“Синең тавыш белән теләсә кайсы җирдә җырлап була. Тавышсызлар, плюска җырлаучылар нишләгән булыр иде икән, монысы кызык. Ә син молодец! Синең тавышка тиңнәр юк!”
“Бу җыр синеке, Зөлфирә!”
“Тыңлаган саен тыңлыйсы килә синең җырлавыңны. Күп җырчыларга үрнәк булсын иде”.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зөлфирә Шәйдуллина