29 районда укучыларның белеме гадел бәяләнмәгән
"Муниципаль мәгариф органнарына бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә кирәк", - ди Рафис Борһанов.
Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча, Рособрнадзор Татарстанда укучылар белеме гадел бәяләмәгән районнарны ачыклаган. Бу - 29 муниципаль районда 53 мәктәп. Бу хакта бүген "Тәрбия - белем бирү сыйфатын күтәрү факторы" темасына республика август киңәшмәсендәТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
"Муниципаль мәгариф органнарына бу мәсьәләгә җитди игътибар бирү, Рособрнадзордан алынган нәтиҗәләргә җентекле анализ үткәрү һәм укытучылар белән тиешле методик эш оештыру мөһим", - диде министр.
Бөтенроссия тикшерү эшләре - урта һәм югары сыйныф укучыларының төрле фәннәрдән белемнәрен тикшерү чаралары. Мондый тестлар беренче тапкыр 2015 елда узган. 9-11 сыйныфларда укучыларның белемнәре БДИ һәм Төп дәүләт имтиханы өчен сайланмаган предметлардан сынала.
Фото: Владимир Васильев/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев