Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2нче номерлы балалар бакчасында «Юлларда сак булыйк!» исемле квест-уен үткәргәннәр (фото)

Очрашуда «Юл хәрәкәте иминлеге» җитәкчесе Лилия Хадиева катнашкан.

Балтачның 2нче номерлы балалар бакчасында юлларда куркынычсыз тоту кагыйдәләрен өйрәнүне камилләштерү максатыннан зурлар төркеме балалары һәм әти-әниләре катнашында «Юлларда сак булыйк!» исемле квест-уен үткәрелде.

Уенның кагыйдәләре сораганча, һәр тукталышта, балаларны яраткан геройлары мавыктыргыч һәм кызыклы биремнәр белән каршы алдылар. Биремнәр куркынычсызлык кагыйдәләре буенча сорауларга җавап табу, күңелле эстафеталар, яктылыкны кире кайтара торган элемент (фликер) ясау остаханәсендә эш, әти-әниләргә баскетбол кәрзиненә туп кертү, һ.б. мавыктыргыч һәм күңелле сынауларны үз эченә алды.

«Безнең мондый очрашулар районыбызның «Юл хәрәкәте иминлеге» җитәкчесе Лилия Хадиевадан башка узмый. Ул һәрвакыттагыча әти-әниләргә, балаларга юлларда имин, хәвеф-хәтәрсез йөрү хакында үзенең төпле киңәшләрен бирде, балаларны күчтәнәчләре белән сөендерде. Уенда һәр әти-әнинең актив катнашуы безне нык сөендерде, димәк алар, балаларның юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнүгә, үтәүгә, юлларда имин йөрүләренә битараф түгел», дип хәбәр итә тәрбиячеләр Габделхаева Г. М. һәм Бариева З. Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев