Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Адымнар нык, юллар имин булсын!

Балалар тарафыннан өйрәнелгән шигырьләр һәм җырлар бәйрәмне тагы да тулыландырды һәм җанландырды.

Кеше каядыр барырга җыенаса, дуслары һәм туганнары аңа һәрвакыт «хәерле юл!» диләр. Әмма бу теләк тормышка ашсын өчен үзеңә тырышлык куярга кирәк. Чөнки теләсә нинди юлда да, хәтәр хәлләр сагалый. Аларга дучар булмас өчен, юлда да һәрвакыт игътибарлы һәм сак йөрергә, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Балаларга кечкенәдән үк «Юл әлифбасын» өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру, балалар бакчасының зур бурычы. Минем әйтәсе килгән сүзем дә Кариле балалар бакчасындагы тәрбиячеләрнең шушы юнәлештә актив эшләүләре. Бакчада әле шушы көннәрдә генә «адымнар нык, юллар имин булсын»! дигән атналык узды. 

Зурлар төркеме балалары әтиләр һәм Юл иминлеге бүлекчәсенең җитәкчесе Лилия Хадиева белән берлектә «Юл өйрү билгеләре мәктәбенә сәяхәт!»дигән күңелле бәйрәм кичәсен уздырылды. Тәрбиячеләр Якупова Зәлия һәм Зәйнуллина Гөлшатлар тарафыннан төзелгән кичә прогаммасы эчтәлекле һәм тәрбияви юнәлештәге әһәмияте зур. Балаларның да үзләштерелгән белемнәре бик бай һәм нык чагылыш тапты.

Балалар тарафыннан өйрәнелгән шигырьләр һәм җырлар бәйрәмне тагы да тулыландырды һәм җанландырды. Бу атналыкта әле тагы «Юллар. юллар, юллар..» — дигән рәсем конкурсы да уңышлы узды дип әйтәсе килә. Балалар шөгыльдән тыш вакытларында ясалган рәсемнәрнең эчтәлеге зур гына әһәмияткә ия.Үзләренең ясаган рәсемнәре белән башка төркем балалары белән дә фикер уртаклаштылар.

Елның-елында бакчада юл йөрү буенча балаларның белемнәрен үстереп, баетып киләләр шулай ук әти-әниләр конференцияләре, күңел ачу кичәләре берсеннән берсе күңелле итеп уза килә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлек сорый торган эш. Һәм шуның өчен дә киләчәктә дә бу эшне дәвам итеп аның нәтиҗәсен күреп, тагын да күпкырлы эш алымнарын кулланып эшләүләрен теләп калабыз.

Зурлар төркеме әти-әниләре исеменнән Галиева Гүзәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев