Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алинә Шәйхетдинова: “Мин сезне беркайчан да онытмам” (+фото)

"Хезмәт" газетасы коллективы елның-елында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясендә актив катнаша һәм иң беренчеләрән булып әлеге изге эшкә старт бирә. Быел да Алинәбезне бүләкләр белән сөендердек.

Хәтерләсәгез, 2014 елда Куныр авылында әбисе Нурания белән яшәүче Алинә Шәйхетдинованы тәүге тапкыр белем иленә аяк атлаганда портфель һәм укучы формасы белән куандырган идек. Шул очрашудан һәрберебез күңеленә назлы, ягымлы кыз булып кереп калган Алинәгә ярдәм итү, авыр тормышын бераз булса да җиңеләйтүне үзебезгә максат итеп алдык. Инде менә шулай җиденче ел рәттән Алинәне мәктәпкә әзерләүдә үзебездән зур өлеш кертәбез.

"Хезмәт" газетасы коллективы исеменнән бүләк ителгән спорт костюмы һәм кроссовкиларны кулына алгач, Алинәбез бик сөенде.

- Сез булмасагыз, мин бу костюмны кия алмаган булыр идем, рәхмәт сезгә. Ак кроссовкиларны да күптәннән киясем килгән иде. Яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмам, – диде Алинә бүләкләрне кабул итеп алган чакта.

Алинә быел сигезенче сыйныфка бара. Хыялы җырчы булу. Инде Аллаһы Тәгалә әбисе Нураниягә сәламәтлек насыйп итеп, Алинәбезгә уку елында уңышлар насыйп булсын, ак һәм саф хыяллары тормышка ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев