Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?
Әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләүгә күпме акча тоткан, райондашларыбыздан шул хакта сораштык.
Инзилә ГАЙСИНА, Пыжмара авылы: - Кызыбыз Айсылу быел бишенче сыйныфка бара. Мәктәп формасыннан кала, башка өс һәм аяк киемнәренә барлыгы 5 мең сум акча тоттык. Улыбыз Данис исә беренче сыйныфка барачак. Беренче сыйныф укучысын киендерү кыйммәтрәк, 8 мең сум тирәсе булды. Аңа өстәп бер мең сумлык уку кирәк-яраклары алдык.
Екатерина ИВАНОВА, Балтач бистәсе: - Быел кызыбыз Маша өченче сыйныфка бара. Уку кирәк-яраклары һәм киемнәрне сатып алу, нигездә, 10 мең сумга төште. Әле моңа укучы формасы керми, чөнки алдагы елларныкы быелга ярый. Әле бит көндәлек кирәк-ярак чыгып тора, шуңа да әлеге сумма үзгәрергә дә мөмкин.
Зөлфия ГАЛИМҖАНОВА, баласы беренче сыйныфка баручы: - Мәктәпкә хәзерлекнең кыз бала өчен арзан булмаячагын белешә килдем, һәм бу шулай булып чыкты да, сумка белән бөтен кирәкле уку әйберләрен алу гына да 5000 сумга төште. Барысын да яңабашбан алырга кирәк һәм аның сыйфатлы, чыдамлы булуы да шарт. Чаллыдагы тегү фабрикасына форма тектертеп алдык, 1700 сум булды. Ак блузкалар, спорт киемнәре һәм башкасы шулай ук арзан булмады. Инде хәзер бар да бар, балаларыбыз исән-имин, сау-сәламәт булып, бәрәкәтле белем алырга язсын.
Айгөл, шулай ук кызы беренче сыйныфка бара: -Әле һаман алып бетерә алмыйм. 1800 сумга Казаннан форма сатып алдым. Спорт киемнәре дә хәйран алынды: спорт костюмы - 1000, ике кроссовки - 700дән, принтер алдык, анысына, рәхмәт, әти-әни акча бирде. Барысы 20 меңгә төште дип төгәл әйтә алам, әле бу ташламалы чорларны сайлап йөреп...
Әнисә, кызы икенче сыйныфка бара: - Безнең формалар бик яхшы чыкты, Кукмарада тектергән идек, кер дә күтәрә, бөгәрләнми дә... Әйбер әллә ни күп алмадым, булганын киертеп, яңартасын гына яңарттым. Уку-кирәк яракларына, аяк киемнәре белән бергә 5000 сум киткәндер. Артык чыгым булды дип әйтә алмыйм. Узган ел менә 30000 сум тирәсе тотылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев