Балтач гимназиясе артистлары сәхнәне «кыздырды»
Матур тамашадан соң, балалар һәм әти-әниләр мул сыйлы табыннар артында кунак булды.
Алсу Хәкимҗанова җитәкчелегендә эшләп килүче Балтач гимназиясенең «Театр яктылыкка, нурга илтә» түгәрәгенә йөрүче «Хыялый Тургай, «Сәйлән», «Көнбагыш балалар төркеме катнашында 6нчы декабрь көнне Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем», Рафис Корбанның «Куркуын җиңгән куян», Шамил Фәрхетдинның «Әптери солдат маҗаралары» дип исемләнгән спектакль куелды. Сәнгатьле сөйләм буенча шигырьләр укылды.
Нәни артистларның осталыкларына сокланып, тын да алмый тамашаны күзәттек. Балаларның талантын күреп, аларны үстерү өчен көчен, вакытын җәлләмәгән Алсу Илдаровнага, нәни артистларыбызга ихластан рәхмәт сүзләре ирештерәбез.
Матур тамашадан соң, балалар һәм әти-әниләр мул сыйлы табыннар артында кунак булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев