Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач тәрбиячеләре «Туган Тел Фест-2023» халыкара фестивалендә катнашты (фото)

Казан шәһәрендә урнашкан Бала Сити белем бирү челтәрендә чираттагы, өченче «Туган Тел Фест-2023» халыкара фестивале узды.

«Туган тел фест — 2023» фестивале татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар ѳчен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

16 апрель көнне ВС-АСADEMY (“Бала-сити” халыкара полилингваль балалар бакчалары, гомуми белем бирү оешмалары) төп бинасында Россиянең төрле якларыннан йөздән артык тәрбияче, укытучылар жыелып үзлэренеңн эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Катнашучылар исемлегендә Карадуган, бистәнең 5, 2 номерлы балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы аларның һәрберсе белән танышып, кызыксындырган сорауларын биреп, һәрберсенә мактау сүзләре ирештерде, «Рәхмәт хатлары» тапшырды.

“Туган тел fest” - кызыклы очрашулар, тәжрибә уртаклашу, яңа практикалар белән танышу өчен бик файдалы чара. Чын күңелдән олы рәхмәтебезне «Бала-сити» генераль директоры Альбина Мөнировнага,оештыручыларга белдерәбез. Бу фест өченче мәртәбә үткәрелә. Һәр фестивальдә якташыбыз  Алина Камил кызы ярдәм кулы сузып, терәк булды, - ди район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бирү бүлеге методисты Гөлнара Нотфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Туган Тел Фест-2023"