Балтач белем йортлары уку елына әзерме (фото)
Әле кайчан гына мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгыраган иде, инде яңа уку елы башланыр вакыт та килеп җитте. Август - мәктәпкә әзерлек мәшәкатьләре белән күз ачып йомган арада уза да китә. Бу атнада мәктәпләрнең укучыларны кабул итәргә ни дәрәҗәдә әзер булуы белән республика комиссиясе танышты.
Комиссия үз эшен быел гына капиталь ремонт ясалган Салавыч балалар бакчасыннан башлады. Бүгенге көндә биредә 100 бала тәрбияләнә.Күрше-тирә авыллардан килүче балалар да байтак. Башка мәгариф оешмаларындагы кебек биредә дә уку елы әзерлегенә тел-теш тидерерлек түгел. Бакча мөдире Лилия Закирова ремонт эшенә ярдәм кулы сузган иганәчеләрнең булуына сөенүен яшермәде.
Уку-укыту, тәрбия эшләре буенча алдынгылыкта баручы Бөрбаш мәктәбе дә укучыларны кабул итәргә тулысынча әзер. Мәктәп яны участогындагы тәртипкә дә исең китәрлек. Шау чәчәктә утырган клумбалар, мул уңыш вәгъдә итүче мәктәп яны тәҗрибә участогы да комиссия әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде.
Чепья урта мәктәбенең спортзалы авыл мәктәпләренең спорт залларын төзекләндерү программасына кертелеп, республика бюджетыннан 2025300 сум акча бүленгән иде. Төзекләндерү эшләрен "Юмарт" оешмасы башкара, бүгенге көндә башкарылган эш 97 процентны тәшкил итә.
- Спорт залының идәне, яктырту приборлары, җылыту системасы алыштырылды, стеналар штукатурланып, буялды, балконнар тышланды. Әмма бюджеттан бүленгән чаралар киенү-чишенү, бәдрәф һәм душ бүлмәләрен ремонтлау өчен җитмәде. Аларны киләчәктә иганәчеләр ярдәме белән төзекләндерергә уйлап торабыз, - ди мәктәп директоры Сәйдәш Нурмиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев