Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач кызлары - «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләре (+фото)

20нче  апрель көнне  Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр

Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә  татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.
20нче апрель көнне Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә уздырылган «Илһам»  бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасында Балтач районыннан 7 укучы катнашты.  «Яшь шагыйрь», «Яшь прозаик», «Яшь журналист», «Яшь драматург»    номинацияләрендә  Карадуган гимназиясеннән Абдуллина Рәйсә, Түнтәр мәктәбеннән Нәкыйпова Нәргизә, Иванова Эльвина-I урын,  Түнтәр мәктәбеннән Әхмәдиева Гөлназ, Нөнәгәр мәктәбеннән Гафиуллина Ландыш-II, Шәфигуллина Гөлшат-III, Яӊгул мәктәбеннән Николаева Алина III урыннар алдылар.  

Әлеге укучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм бүләкләре  тапшырылды.  Җиңүчеләрнең әсәрләре альманахка кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев