Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәгарифе: саннар һәм фактлар

Мәгарифтәге вакыйгалар турында кыскача мәгълүмат.

Быел 435 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Район мәктәпләренә ике яшь белгеч - Балтач урта мәктәбенә Ландыш Нәсыйхова, Субаш мәктәбенә Илүзә Әхмадуллина эшкә кайтачак.
***
2017 елда Түбән Ушма филиалы эшләүдән туктый, Борнак, Көшкәтбаш, Чутай мәктәпләре балалар бакчалары белән кушылып, 2017-2018 уку елында районыбызда 22 балалар бакчасы, 7 төп мәктәп, 14 урта мәктәп, шул исәптән 1 күппрофильле лицей, 2 гимназия, 16 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы эшләр дип көтелә.
***
Быелгы 192 чыгарылыш сыйныф укучысыныӊ 2се максатчан программа нигезендә педагогик һәм медицина юнәлешендә укырга керде.
***
«Ел укытучысы» бәйгесендә Чепья мәктәбенеӊ химия-билогия укытучысы Марина Валерьевна Залкеева республикада "За эрудицию и неординарное мышление" номинациясендә җиӊү яулады. Константин Викторович Грахов тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары арасында уздырылган конкурста республикада 3нче урын алды. Балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен үткәрелгән "Ел тәрбиячесе-2017" республика бәйгесендә катнашып, 4 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзия Раян кызы Мөхәмәтгалеева лауреат булды.
***
Быел өч укучыбыз - Балтач гимназиясеннән Илсинә Габделганиева, Гүзәл Хәйруллина, Норма мәктәбеннән Илүзә Мәхмүтова берәм әүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырды.
***
«Ел укытучысы-2017»ның район этабында җиңгән Балтач гимназиясеннән Римма Шакирова, өстәмә белем педагогы Римма Әхтәмова, Балтач урта мәктәбе педагог-оештыручысы Алия Ибраһимова Сабада үткәрелгән зона ярышында район данын якладылар.
***
Республикакүләм «Иң яхшы өстәмә белем бирү укытучысы» грантлар конкурсында Кече Лызи урта мәктәбе укытучысы, мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Чулпан Гарәфиева 50 000 сум күләмендә грант отты һәм "Туризм - сәламәтлек" программасын яклау буенча Республикада җиңүче дип танылды. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләүче Әлфия Такиева "Иң яхшы ел методисты" исеменә һәм 50 мең сумлык грантка лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250