Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе табигатькә нинди мөнәсәбәттә? (+фото)

Бүгенге көндә безнең алда зур бурыч тора: яңа буын тәрбияләүдә табигатькә карата мөнәсәбәтне үзгәртү, шушы юшәлештә белем бирүне тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү.

Әлеге катлаулы дөньяда экологик проблемалар  глобаль проблемага әйләнде. Экологик белем бирү һәм тәрбия хәзерге мәктәптә барлык каршылыкларны да колачларга, ул өстенлекле булырга тиеш. Ә мәктәпнең тәрбия эшен оештыруда экологик тәрбия бирү төп юнәлешләрнең берсе. Әмма укучыларны дәресләрдә генә укыту мөмкин түгеллеге аңлашыла.  Шул сәбәпле, эшнең башка формаларын куллану кирәк: түгәрәкләр, табигатькә экскурсияләр, сыйныфтан тыш чаралар, «интерактив белем бирү формалары» һәм башкалар. Эш шулай оештырыла да.

Елының-елында Гүзәлия  Шиһапова волонтерлар белән берлектә “Җиңү агачы”  акциясендә актив катнаша. “Агач утырт!” акциясе барышында ел саен 10 -11 нче сыйныф укучылары белән 300 төп нарат һәм чыршы утыртыла. Бу уку елында гына да Алия Ибраһимова җитәкчелегендә мәктәп волонтерлары зират коймасы буенда 75 төп миләш утыртып кайтты, районның форпост үзәге җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов 5  сыйныф җитәкчеләре белән берлектә яшь форпостчыларны чишмә яннарын җыештыру эшенә җәлеп итә алды. Озайтылган көн тәрбиячеләренең дә эшчәнлегеннән бу проблема читтә калмый. Укучылар чишмә яннарын чүпләрдән арындыруны максат итеп куя. Гомумән алганда, укучыларга әйләнә-тирә мохитне саклау бурычы сеңдерелеп килә. Укучыларыбыз белән ел дәверендә үткәрелгән экологик тәрбия сәгатьләре, экологлар белән оештырган очрашулар, район, республика һәм Рәсәй күләмендә бәйгеләрдә катнашып җиңүләр, башлангыч сыйныф  укучыларының кошлар турында кайгыртып җимлекләр ясау, язын кошларны сыерчык оялары белән каршы алу моның ачык мисалы булып тора.

Мәктәбебезнең элеккеге укучысы Гүзәл Сәгыйтованың район. республика, хәтта Рәсәй күләмендә  зур җиңүләргә ирешүен исәпкә алсак, белем йортыбызның экология буенча дөрес юнәлештә булуына шик юк.

Руфия Закирова

Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев