Балтач укытучыларын хөрмәтләде (+фоторепортаж)
Район мәдәният үзәгендә Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте.
- Бүген көне буе котлаулар кабул итәбез. Төшкә кадәр укыттык, менә кичен инде монда килдек,- ди Нөнәгәр мәктәбе укытучысы Тәнзилә Габдрахманова. - Безгә зарланырга урын юк: эш хакы да, игътибар да бар. Кызганыч, соңгы вакытта кәгазь, документлаштыру эше генә артыккарак китте бугай. Аларны тутырырга сарыф иткән вакытны балаларга бирсәң яхшырак булыр иде...
Бүләкләрне кызганмадылар мөгаллимнәргә. Ихлас теләкләр дә мулдан яуды кичәдә. Укытучыларны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфулли, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева котлады.Мәгариф өлкәсендә озак һәм нәтиҗәле эшләгәннәргә РФ мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары,ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары, Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм чарасы "Болгар" радиосының иҗат коллективы һәм районыбыз үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев