Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач урта мәктәбе коллективы ике көндә дә сәхнәне “дер селкетте”

Балтач урта мәктәбе коллективының район мәдәният үзәге сәхнәсендә бер-бер артлы иҗади чыгышлары булды. Алар ике көндә дә сәхнәне "дер селкетте".

Башта Юныс Әминовның "Язылмаган законнар" спектаклен сәхнәләштереп, тамашачы мәхәббәтен яулаган булсалар. Берничә көн элек «Балачагым - татлы чагым…» дип исемләнгән иҗади концерт тәкъдим иттеләр.

Бистә халкы яраткан укытучыларының һәм укучыларның чыгышларын яратып кабул итте. Спектакльне караган тамашачы "артист"ларның үз рольләрен зур осталык белән уйнавын, әсәрнең эчтәлекле, мәгънәле, уйландырырлык булуын белдерә. Рольләрдә Ильяс Галимуллин, Айдар Хаҗиев, Расиф Нәҗипов, Илфир Нотфуллин (физик тәрбия укытучылары), Руфия Закирова, Гөлнар Хәйруллина, Нурия Гарифҗанова, Резеда Шакирҗанова (татар теле һәм әдәбияты укытучылары), Зилә Шакирова (инглиз теле), Фәридә Низамова (башлангыч сыйныфлар укытучысы), Фәнзия Төхвәтуллина (китапханәче) - һәркайсының гәүдәләндергән герое үзе бер образ буларак күңелләрдә озак сакланыр.

Ә концерт-тамашага килгәндә, ул гаилә җылысын, ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыруга корылган иде. Сәләтле балаларны күреп алып, аларны үстерергә мөмкинлек булдырган, сәхнәгә алып чыккан укытучылар коллективына һәм район балалар сәнгать мәктәбе остазларына бертөркем әти-әниләр рәхмәтләрен белдерә.


Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250