Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач районының фронтовик укытучылары

Бөек Ватан сугышында 235 укытучы һәм мәгариф хезмәткәре һәлак булды. 149 мәгариф хезмәткәре җиңү яулап, укытучылык эшенә кайтты. 40 кеше - офицер, 27 хатын-кыз укытучы һәм мәгариф хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашты.

"...Имән - тарихчы ул. Имән - урманның тарих укытучысы. Юкә, каен, миләш - алар жыр, әдәбият, рәсем укытучылары. Өрәңге кем? Белмәссең. Ихтимал, ул - физиктыр. Каты имәннәр, тирә-юньне шаулатып, нидер сөйлиләр.
Сөйләгез, агачлар, сөйләгез!..."
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ
"Фронтовиклар" романыннан.

Укытучының эчке дөньясын, психологиясен үтәли күрә алган язучының (үзе дә укытучы) бу чагыштыруында фәлсәфи бәйлелек, хакыйкать тә бар бит. Табигать кырыслыкларына карамый, аның көйдергеч корылыкларын да, өшеткеч салкыннарын, җимергәч давылларын да кичергән агачлар укытучылар образында биреләләр.
Әйе, фронтовик укытучылар да, агачлар күк, газаплы сугыш давылын уздырып сынмадылар, үлемне җиңделәр, илгә җиңү яуладылар, туган якларына кайттылар. Сугыштан соң да озак еллар дәвамында җирнең иңнәренә керләнмәгән ак шәл ябучылар, ак юл - белем юлын сузучылар булдылар.
Минем бурычым - аларны мәгълүм итү.
Мәгариф тарихының сугыш чорына күз төшерсәк, 1945-1946нчы елларда мәктәпләрдә эшләгән. 225 укытучының 33%ы җидееллык һәм урта белем белән эшләгәнлеге ачыклана. Укытучылар җитмәү төп мәсьәлә саналган.
Ул проблема сугыштан кайткан фронтовик укытучылар хисабына тулыландырыла башлады. Бу мәктәпләр тормышында бик тә көтеп алынган куанычлы вакыйга иде.
Әйе, көтеп алынган...
Күпләре мәгариф эшенә, мәктәпләргә җитәкчеләр итеп куелалар.
Гаптелхәй Хәсәнов, Рәхим Фәйзрахманов Балтач һәм Чепья районы мәгариф бүлекләренә мөдир итеп билгеләнәләр.
Гомәр Садыйков, Гайфи Хәбибуллин, Фәрт Халиков, Җәмил Яппаров инспекторлар итеп куелалар.
Түбәндәге иптәшләр урта һәм җидееллык мәктәпләргә, балалар йортларына директорлар итеп расланалар:
Закиров А.З. - Балтач урта мәктәбенә,
Кушаев И.С. - Кече Лызи җидееелык мәктәбенә,
Мөхәммәтов Ф. - Сосна мәктәбенә,
Фазлыев Хәлил - Яңгулда, соңыннан Салавычка күчерелә,
Васильев Иван - Карадуган мәктәбенә,
Абдуллин Фәрт - Соснага (1946нчы елдан),
Плотников Федор Алексеевич - Кече Лызи мәктәбенә, Кушаевны алыштыра,
Гарипов Шәриф - Яңгул мәктәбенә,
Әсхадуллин Габдулла - Чутай мәктәбенә,
Гарипов Зөфәр - Субаш мәктәбенә,
Гарифуллин Г. - Түнтәр мәктәбенә,
Егоров - Иске Көшкәт мәктәбенә,
Гыймадиев Фәрзи - Яңгул балалар йортына,
Насыйбуллин Сөнгать - Смәел балалар йортына. Аны 1946нчы елда Низаметдинов Әкъбәр алыштыра.

Авыллардагы кайбер башлангыч мәктәпләргә мөдирләр (директорлар) һәм укытучы итеп фронтовиклар билгеләнәләр:
Насыйбуллин Сөнгать - Комзаводка,
Халтурин Григорий - Кургемга,
Изергин Иван - Улисьялга,
Гыйрфанов Габдулла - Нормабашка,
Сөләйманов Хәй - Карилегә,
Шакиров Хан - Көшкәтбашка,
Шарифҗанов Гомәр - Нормага,

Әхмәтов Готыф - Шубан башлангыч мәктәбенә.
Күп фронтовиклар военруклар һәм физкультура укытучылары итеп тәгаенләнәләр. Мәсәлән: Ягъфәр Яппаров, Владимир Моисеев, Фатыйх Шакиров, Иван Плотников, Гаптелхәй Заһидуллин, Равил Гайнетдинов, Гали Мостафин, Василий Михеев, Константан Тихонов, Павел Зайцев.
Шулай итеп, 1945, 1946 елларда укытучылар составы 86 кешегә фронтовиклар хисабына тулыландырыла. Алар, нигездә, районның үз кешеләре. Озак еллар дәвамында балаларга белем бирделәр, район халкына хезмәт иттеләр, лаеклы ялга чыктылар.
Кызганыч, исәннәре генә бик аз калды. Әмма тарих аларны онытмый, аларны барлый. Ватан сугышыннан демобилизацияләнеп, 1945 елда ук педагогик эшчәнлекләрен башлаган Караваев, Кумаев К., Петров В., Зарипов Г., Әшрәпов Н., Капралов П., Данилов А., Байков Н., Павлов И.К., Гарипов Н., Юнысов Зөбәер, Закиров Һади, Лотфуллин Нотфулла, Камалиев Зәйни, Һадыева Гөлбикә, Хәкимова Разия, Вәлиева Мәдинә, Фәхертдинова Әминә, Шәймуллина Маһишәрәф, Абдуллина Мәсрүрә, Сафиуллина Нәсимә, Әхмәтов Закир, Мәннапов Мәннәп, Филиппов А., Габдрахманов Фәйзелхак, Хөсәинов Салих, Хәбибуллин Рамазан, Труднев Иван, Сәгъдуллин Әхәт, Архипова Анастасия, Гыйльмуллин Әхәт, Садыйков Кәрим, Садыйков Хәмит, Фазлыев Фәйзрахман, Шакиров Хан, Бөрбаш мәктәбенә завуч итеп билгеләнгән Нуриев Хәбибрахман олы хөрмәткә лаеклы мөгаллим һәм мөгаллимәләребез иде.
Шода мәктәбенә 1942 елда ук директор итеп билгеләнгән Фәләх Гайнетдиновны һәм 1948 елда Пыжмара урта мәктәбенә укытучы итеп билгеләнгән Галиев Гарифҗанны хөрмәт итеп искә алу урынлы булыр. Сугыш ветераны бүген дә "Халыклар дуслыгы" музееның данын югары тота.
Мәгъсүм МӨХӘММӘТҖАНОВ
Мәгариф ветераны

(Дәвамы бар)

Фото: http://img.pbooru.com/samples/46/sample_78b131bd29001a6fff9de80f3cb8f90ef2013daf.png?45741

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250