Хезмәт

Балтач районы

18+
Мәгариф

Без, “Балтач гимназиясенең” 6нчы А сыйныфы укучылары, октябрьнең бер матур якшәмбесендә Казанга бардык

Без, "Балтач гимназиясенең" 6нчы А сыйныфы укучылары, октябрьнең бер матур якшәмбесендә Казанга бардык.

Программабыз бик эчтәлекле иде.Беренче эш итеп ашап алырга уйласак та, без ашарга керергә уйлаган кафелар ачык булмады. Рухи азык эзләп, Салих Сәйдәшев музеена кердек. Музейда бик кызык булды. Экскурсовод апа безгә Салих Сәйдәшев турында бик күп мәгълүмәт бирде, өстәвенә музей хезмәткәре һөнәре турында да сөйләде.
Аннан соң тамак ялгап алдык һәм Казанга килүебезнең төп максаты - "ТНВ" телеканалының студиясенә кердек. Анда "Тамчы - шоу" дип исемләнгән халыкара танып - белү бәйгесендә катнаштык. Бәйгенең барышы да, аны төшерү процессы да безнең өчен бик кызыклы булды. Алып баручы Әдилә апага барыбыз да гашыйк булдык. Уенда без - мин, Нәргизә һәм Алсу - беренче урын яулап алдык, ә сыйныфташларыбыз Эльвина, Алия һәм Зәлия, бездән әз генә калышып, икенче урынга лаек булдылар. Бу бәйгедә катнашу безгә- уенчыларга да, тамашачы -классташларыбызга да ошады. Тагын шулай бергәләп шундый бәйгеләрдә катнашсак иде!
ЛилияГарифуллина
Балтач гимназиясенең 6а сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250