Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Без – Кенәбаш укучылары! (+фоторепортаж)

– Без 3 сыйныфта укыганда килдек яңа мәктәпкә. 3 класска 43 укучы идек. Безне Равилә апа Хисмәтуллина укытты. Ул әле дә исән-сау, Аллаһыга шөкер. Аралашып, хәлен белешеп торабыз, укучылары белән әле дә кызыксынып тора ул. Укыткан чорында ук бик мәрхәмәтле кеше иде ул, бер баланы да аермады, рәхмәт аңа, шуның өчен, – диделәр Ханнан Рәхимҗанов белән Ризәлә Зиатдинова.

Кенәбаш башлангыч мәктәбенең 50 еллык юбилеена чакыргач, күңелдән генә мәктәбем белән бәйле хатирәләрне барладым. 1993 елның 1 сентябрендә мин мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кердем, тормышымдагы шушы мөһим вакыйгага да быел инде 30 ел була икән. Рәхәт чак, күңелле балачак, беренче укытучы, ак алъяпкыч... Ничә еллар үткәч әйләнеп кайткан мәктәбем коридоры буенча атлыйм. Әлбәттә, үзгәрешләр күп, тик биредәге стеналарда әле дә булса һәрбер укучының шат авазы сак-лана сыман. Кабинетлар да үзгәрмәгән кебек, без белем алган класс та шулай ук күңелгә якын...

Мәктәп коридорларын чыгарылыш сыйныф укучыларының, укытучыларның фотолары бизәп тора. Ул елларга инде кире кайтып булмаса да, мәктәп директоры Розалия апа Гыйльметдинованың (мәрхүмәне искә алуым рухына дога булып барып ирешсә иде – З.Ф.) чын директорларга гына хасча итеп үз-үзен тотышы, укытучыларыбызның безгә белем генә түгел, тәрбия бирүләре дә, хезмәткә өйрәтүләре дә күңелләрдә саклана.

50 еллык юбилей дигәч, ә аңарчы авылда мәктәп булмаганмы әллә, дигән сорау туа. Булган! Бу юбилей хәзерге бина төзелүнең 50 еллыгы уңаеннан үткәрелеп, шул еллар эчендә белем биргән һәркемне үзенә туп-лаган иде. Шөкер, күбесе килгән, инде бакыйлыкка күчкәннәрен бер минутлык тынлык белән искә алып үттек. Искә алуыбыз рухларына дога булып барып ирешсен иде.

Укытучылар мәктәптә очрашып, хәлләрен белешеп, бергә эшләгән еллары турында гапләшсә, авыл клубында классташлар очрашып, рәхәтләнеп аралашты ул кичтә. Һәркемнең күңелендә әйтәсе килгән сүзләре, теләкләре күп иде.

– Мәктәпнең юбилее буласын белгәч, шул елларга кайткандай хатирәләрне яңарттым, ничә дистә еллар үтсә дә, бүгенгедәй хәтердә беренче сыйныфка барганыбыз. Безне – 6 малай, 8 кызны беренче укытучыбыз Люция апа каршы алды. Ул гади, сабыр, беребезне дә аермыйча, тигез күреп ярата торган укытучы иде. Ул безгә ныклы белем һәм тәрбия биреп, олы юлга чыгарды. Мәктәптән тыш чараларда да бик теләп катнаштыра, сәләтләребезне ачар өчен дә күп көч куя иде. – Әле дә хәтеремдә, әниләр бәйрәменә Люция апа концерт әзерли. Мине сәхнә уртасына чыгарып бастырды да, әйдә, синең тавышың матур, җыр өйрәтәм, ди. Әлтәф абый уйный, ә мин аңа җитешә алмыйм, шуннан еладым инде, булмый, дип. Ә ул була, була, дип миндә ышаныч тудырды, – дип беренче укытучысы, авылыбызның хөрмәтле кешесе Люция апа Ибәтуллина турында истәлекләрен барлап, Надия апа Рәхимҗанова бу кичәдә дә җыр бүләк итте.

Килгән укытучылар, укучылар барысы да күңелләреннән истәлекләрен барлап, кызыклы вакыйгаларны искә алдылар. Кемдер икеле алуын, икенче берсе авылдагы ат конюшныенда уйнап туйганнан соң гына укырга килүен, өченчесе шариклы ручкалар чыккач аның тәмле исен исни-исни язуларын сөйләде. Сизелмичә үткән, бик күңелле кичә булды бу. Залда утырган һәркемнең күңелендә без – Кенәбаш укучылары дигән горурлык иде бу көнне. Шундый очрашу оештырган, аны оештыруда өлеше кергән һәркемгә, кичәне кабатланмас концерт номерлары белән бизәгән укучыларга ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез. Кенәбаш мәктәбендә белем алып, бүгенге көндә район, рес-публика, Рәсәйнең, илнең төрле почмакларында яшәүчеләр бу кичтә янәдән укучылар булып алдылар. Күңелдәге рәхәтлек, укытучыларга булган хөрмәт күзгә күренмәс учак булып дөрләде. Язмада барлык укытучыларның да исемнәрен санап китү мөмкин түгел, шуңа да алар ачуланмасын иде. Бүгенге көндә эшләүче коллектив, аны җитәкләүче Тәслимә Фәйзрахмановага алга таба да эшләрендә зурдан-зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев