Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Без хәрәкәттә! Һәрвакыт хәрәкәттә!» (фото)

Норма «Тургай» балалар бакчасы районыбызда «Алдынгылар хәрәкәте»нең пилот площадкасы булып тора.

«Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләрнең Россия хәрәкәте ил Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның җәендә булдырылды.

«Алдынгылар хәрәкәте» — традицион гаилә кыйммәтләре нигезендә үскән шәхесне, үз иленең патриоты итеп тәрбияләү өчен шартлар тудыручы хәрәкәт. Аның бурычы — балалар бакчасыннан алып көллияткә һәм югары уку йортына кадәр бала өчен бердәм тәрбия һәм үсеш мөхите булдыру. Хәрәкәтнең миссиясе — Россия белән булу, кеше белән булу, бергә булу, хәрәкәттә булу, беренче булу.

Норма «Тургай» балалар бакчасы районыбызда әлеге хәрәкәтнең пилот площадкасы булып тора. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренчел бүлеге сафына керү тантанасы уздырылды.

Балаларга сәламләү сүзе белән мәгариф идарәсеннән Тәкыева Әлфия Илгиз кызы мөрәҗәгать итте. Аларга барлык изге башлангычларының тормышка ашуларын һәм бу хәрәкәтнең һәр эштә беренче булырга ярдәм итүен теләде. Чара ахырында хәрәкәт вәкиле аларга эш дәфтәрләрен («Сәяхәт башлана») тапшырды. Уку елы дәверендә балалар әти-әниләр белән бергә дәфтәрләрдә эшләп, үзләренә яңа белемнәр тупладылар. Ел ахырында әлеге хәрәкәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясалып аларга значоклар тагылды һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Яңа хәрәкәтнең барлыкка килүе, Россиядә балалар һәм яшьләр белән эшләү өлкәсендә үзгәртеп коруларның бер өлеше булып тора. Бу эшнең мөһимлеге бүген беркемдә дә шик тудырмас дип ышанасы килә.

Хамдия Зиятдинова,

 «Тургай» балалар бакчасының инглиз теле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Алдынгылар хәрәкәте»