Бер гаиләдә туып-үскән дүрт-биш яки аннан да күбрәк баланың бер үк һөнәрне сайлау очраклары бармы икән дип, күптәннән кызыксынам инде.
Эзләнүләрем моңа кадәр гел уңышсыз төгәлләнде. Район үзәк хастаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшләүче Роза Нотфуллинаның калган биш туганы да табиб икән дип ишеткәч, сөенгән идем дә, араларына бер укытучы "кереп кысылган" булып чыкты (бер гаиләдә биш табиб... шулай ук начар түгел!).
Ә Яңгулдан Гыйлаҗевлар гаиләсендә туып-үскән биш баланың бишесе дә укытучылыкны сайлаган икән.
Минем кебек, мөгаен, газета укучыларыбыз да, бу балаларның әтиләре яки әниләре укытучыдыр инде, дип уйлагандыр. Юк икән шул, алары мәгарифтән бөтенләй ерак кешеләр. Әтиләре Фәрит кооперативта бригадир, амбар мөдире, механик, төзүче булып эшләсә, әниләре Әлфинур 22 ел сыерлар сауган. Аннан соң, депутат булып сайлангач, 16 ел авыл Советы секретаре булып эшләп, лаеклы ялга чыккан.
-Без яшь чакта, бик теләсәк тә, укый алмадык. Колхоз председателе авылдан җибәрми иде. Укырга кергән кызларны да барып алып кайттылар хәтта... Шуңа күрәдер, уку, югары белем алу гел күңелемдә калды, - дип искә ала Әлфинур апа. - Аннан соң Фәритнең бертуган апалары, үзләре гомер буе укытучы булып эшләгән, бүген Яңа Салавычта гомер итүче Рауза һәм Гөлзада апалар гел киңәш бирде. Аларның да йогынтысы булгандыр инде... Барысын да укытасы, белемле итәсе килде шул...
Шунысы да бар: Гыйлаҗевларның бишесе дә, укытучы дипломы алып кына калмый, һәммәсе мәктәптә эшли. Тагын бер кызыклы кабатлану: балаларның барысы да иң элек педучилище тәмамлаган, аннан соң гына читтән торып, югары белем алган. Монысының үз сере.
- Олы кызыбыз Гөлнара укытучылыкка укырга керәм дип әйтүгә, шул ук Рауза апа: "Балагыз чын укытучы булсын дисәгез, башта педучилищега укырга кертегез. Аны тәмамлап кайткан укытучылар институт, университет бетергәннәрдән бер башка өстен тора", - дип киңәш бирде. Дөрес әйтәдер дип ышандык, чөнки ул бик күп еллар нәкъ менә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Шулай килеп чыкты инде, Гөлнарабыздан соң, балаларның укып бетергән берсе педучилищега, педколледжга китә барды...
Тагын шунысы да бар: балаларның дүртесе - Гөлнара, Гөлназ, Ранил, Фәнил районның янәшә генә мәктәпләрендә балаларга белем бирә. Гөлнарлары гына Казанда. Кызлар барысы да башлангыч сыйныфларны укыта, Ранил белән Фәнилнең юнәлешләре дә бер төрле. Ранил Салавыч лицеенда тормыш иминлеге һәм сәламәтлек дәресләрен, Фәнилләре Смәелдә физкультура укыта.
Бу урында шунысын да әйтим әле, Гыйлаҗевлар гаиләсендә туып-үскән балалардан нәкъ менә Ранилнең нинди укытучы булуын ишетеп түгел, күреп беләм. Балалар башлангычта укыганда, төрле елны төрле фәннән укытты ул (соңгы биш елда гына югары сыйныфларга күчте). Һәм, кайсын гына укытса да, балаларга аңлаешлы итеп сөйләве, алар хәтерендә калырлык итеп гади генә мисаллар белән "ныгыта" баруы һәм, билгеле инде, уен-көлке яратуы белән алар күңеленә бик тиз ачкыч тапты, яраткан укытучыларына әйләнде ул. Аның башка туганнары турында да шуңа аваздаш фикерләр генә ишеттем.
Бу гаиләдәге кызларның берсе әниләренең туган авылы Шеңшеңәргә кияүгә чыга, калган икесе дә шуңа "терәлеп" кенә торучы Орны "сайлый". Ранил белән Фәнил дә үзебезнең район кызларына өйләнә.
Мөгаен, инде укучыларыбыз да игътибар итми калмагандыр, Гыйлаҗевларда кабатланулар шактый. Үземә дә, шушы кадәр охшашлыкны ишеткәннән соң күңелемә килгән беренче уй, бу гаиләдә туып-үскән балалар бер эздән йөри түгелме, булды. Шул ягы белән сокландыра, игътибарны җәлеп итә дә инде алар.
Юкса, Яңгулда бу гаиләнең тырышлыгын, булганлыгын да беләләр. Тәртипле, тату яшәүләрен дә, төп нигез җылысын саклаучы Фәрит абый һәм Әлфинур апаның өлкәннәргә хөрмәтле булуын, барча туганнарына ачык чырайлы, кунакчыл булуларын да мактап сөйләделәр. Берсеннән-берсе тырыш, тәртипле балалар үстергән өлкән Гыйлаҗевлар бүген сигез оныкка әби-бабай инде. Кем белә, бәлки алар да шушы "эз"дән китәр әле...
Фото: http://polsergmich.blogspot.ru/2012/12/47-3.html
Нет комментариев