Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бистәбезнең 5нче балалар бакчасында «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән зонаара конкурска йомгак ясалды (видео)

Конкурста барлыгы 18 бала катнашып, барысы да бүләккә лаек булды.

Бүген бистәбезнең 5нче балалар бакчасында «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән зонаара конкурска йомгак ясалды.

Конкурс барышында мөмкинлекләре чикле балалар әти-әниләре, тәрбиячеләре белән берлектә иҗат иткән кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Конкурста барлыгы 18 бала катнашып, барысы да бүләккә лаек булды.

Иң актив катнашучы районнар Балтач һәм Саба районнары дип табылды. Жюри әгъзалары мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Нотфуллина Гөлнара Фирдәвисовна, «Фикердәшләр» клубы җитәкчесе Габделганиева Чулпан Габделхәевна, территориаль ПМПК комиссия әгьзасы Фатихова Миләүшә Халиловна, мәктәптән тыш эшләр методистлары Бариева Римма Рашитовна, Галлямова Алисә Разитовна конкурска килгән эшләр белән танышып, гадел бәяләделәр.

Әлеге конкурсны үткәрүдә спонсорлык ярдәме күрсәткән Балтач районы советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нотфуллин Искәндәр Алмаз улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Катнашучыларга, оештыручыларга озын гомер, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез! Әлеге конкурс дәвамлы булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев