Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бистәнең 1нче номерлы бакчасында «Иң яхшы спортчы- 2023»не ачыклаганнар (фото)

Җиңүче балаларны чын күңелдән котлыйбыз!, дип хәбәр итә бакчаның физик культура җитәкчесе Әдилә Колесникова.

Физик культура һәм спортны  үстерүдә балалар бакчасының мөмкинлеге зур. Ул физкультура шөгыльләре, шөгыльдән тыш эшләр, масса –күләм сәламәтләндерү чаралары аша тормышка ашырыла.

Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәләтләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.

Шул максаттан чыгып, Катнаш төрдәге Балтач 1 нче номерлы балалар бакчасында, 5-7 яшьлек балалар арасында «Иң яхшы спортчы 2023» дигән бәйге узды.

«Без бер зур гаилә» девизы астында үткән бу бәйге: йөгерү,сикерү, туплар белән беррәттән берсеннән-берсе кызыклы конкурсларга бик бай иде. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча ярыштылар. 

erid: 2Vtzqwgny8L

Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында:
1 урын - Миңнемуллина Ләйлә
2 урын-Хәсәнова Әминә🥈
3 урын-Фәйзрахманова Камилла

Малайлар арасында:
1 урын-Вәлиев Ильяс
2 урын - Шәйдуллин Ислам
3 урын - Минсафин Радель

Җиңүче балаларны чын күңелдән котлыйбыз!, дип хәбәр итә бакчаның физик культура җитәкчесе Әдилә Колесникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9