Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбаш мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары яза

Әби-бабай бик кирәк

Минем Нәгыймә әбием белән Сабир бабам Сәрдегән авылында яши. Алар икесе дә шунда туып-үскәннәр. Гомер буе колхозда эшләгәннәр, хәзерге көндә икесе дә лаеклы ялда. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның барысына да белем биргәннәр. Бүгенге көндә 12 онык һәм 7 оныкчыклары бар. Быел аларның тормыш корып, бергә яши башлаганнарына 55 ел булды. Олы яшьтә булсалар да, һәрчак безгә булышып, киңәшләрен биреп, ярдәм итеп торалар. Без аларны бик яратабыз, еш кунакка барабыз, йорт эшләрендә булышабыз.
Нәргизә Газизуллина.

Кадерле кешем
Минем өчен иң якын, кадерле кешем - ул минем әбием Фирая. Ул 1942 елда Ашытбаш авылында туган. Сабый чагы сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән. Үз авылында кияүгә чыгып, шунда төпләнеп калган. Утыз ел гомерен кибетче һөнәренә багышлаган. Бабам белән 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Әбиемнең бүгенге көндә 11 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Ул әле дә безне - оныкларын тәмле ризыклары, акыллы киңәшләре, җылы оекбашлары белән сөендереп тора.
Зилә Нурмиева.

Һәммәбезгә үрнәк
Кадерле әби-бабам Бөрбаш авылында яши. Бабам озак еллар мәктәп укучыларын машина йөртү серләренә өйрәткән, аннан соң ике дистә елдан артык урманчы булып эшли.Үз эшенең остасы, хезмәттәшләре арасында абруйлы. Бик күп Мактау хатлары, грамоталары бар. Ике улының хөрмәт иткән әтисе, оныкларының яраткан бабасы.
Әбием Фәния барлык гомерен пешекче хезмәтенә багышлаган. Бүгенге көндә мәктәп ашханәсендә эшли. Сәламәтлегебезне кайгыртып, тәмле дә, файдалы да ризыклар әзерли. Әнием белән мине дә өйрәтә.
Нәфисә Акбирова.
Альфира ЯППАРОВА,
җитәкчеләре, башлангыч
сыйныф укытучысы.
Фото: http://vk.com/ggm1963

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250