Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәрәӊге кайда үсә яисә хезмәт тәрбиясе сабаклары

Күрше Кукмара районы Ядегәр авылы урта мәктәбе директоры Илфат Әхмәдуллинны бәрәңге чүпләткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар.

Ачыкланганча, ул сентябрь аенда мәктәп укучыларын "Восток" җәмгыяте басуына бәрәңге чүпләргә җибәргән. Укучылар 8:00-12:00 сәгатьләрдә басуда эшләгән. Ә ул көннәрдә укуларны иртәнге 7дән 8гә кадәр уздырганнар.

Шунысы да әйтелә: балалар әти-әниләренең язмача рөхсәтеннән башка гына хезмәт куйган. Укучыларның хокукы һәм иреге белән бәйле кагыйдәләрне бозган өчен мәктәп директорына 10 мең сум штраф билгеләгәннәр, дисциплинар җаваплылыкка тартканнар. Аңа кисәтү ясалган.
Менә, шулай җәмәгать. Барлык әти-әниләр балаларыныӊ тормышка берни белми аяк басуларына борчыла, малайлар чүкеч-балта тота, кызлар төймә тага, өй эшләрен белми, дип чаӊ кагалар. Ә бит бу юнәлеш буенча төрле киӊәшмәләр, зур семинарлар, хезмәтне пропагандалау йөзеннән бәйге-чемпионатлар үткәрелә, ә хезмәт тәрбиясе башлангычын төбеннән үзебез корытабыз түгелме?...
Юкса, берничә еллар элек, бәрәӊге чүпләгән хезмәт хакына, үзләренә мәктәп формалары, киемнәр алучы укучылар бихисап иде бит. Шул ук балаларны ашату өчен, иӊ кирәк яракны алырга сатуга тупланган бәрәӊге мәктәпкә зур терәк булды. Укучы мәктәптә укырга тиешлеген яхшы аӊлыйбыз, әмма шул ук вакытта хезмәт тәрбиясенеӊ әһәмиятен онытмасак иде. Дөрес, бу очракта, мәктәп җитәкчесе әти-әниләрнеӊ рөхсәтеннән башка, төп уку вакытында бәрәӊге чүпләүне оештырып, ялгыш эшләгән.
Шушындый хәбәрләрне укыгач, күп очракта закон белән чынбарлык арасындагы аерманыӊ бик зур икәненә инанабыз. Әгәр дә, укучылар мәктәп шугалагын кардан чистартырга, такта сөртергә, класста тузаннарны алырга, бәрәӊне чүпләргә, мәктәп яны бакчасында эшләргә тиеш түгел, дибез икән, бигайбә әти-әниләр, балаларыбыз хезмәтне яратмый, көне-төне телефонда, интернетта утыралар, дип зарланмагыз.
Ә Сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250